События

АРЧА "ЧЫПЧЫКЛАРЫ" 05.09.2017

АРЧА "ЧЫПЧЫКЛАРЫ"

Бу ризыкны Арча ягында никтер чыпчык дип атыйлар, ә күпчелек рогалик ди. Ничек кенә аталса да чәй янына менә дигән тәмле ризык. Эчлеген төрлечә ясарга була. Берьюлы төрле эчлек ясаганда буталмас өчен мәкле эчлек булганда өстенә мәк сибәргә, икенче төрле эчлек салынганына чәнечке белән ике, өченчесен бер рәт эз белән тамгаларга  мөмкин.

 Камыр өчен: 200 грамм маргарин яки атланмай, 0,5 стакан сөт яки кайнаган су, 2-3 йомырка, 11 грамм коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер бал калагыннан азрак тоз, 1 кап винилин.

Камыр басарга һәм күтәрелгәнен көтәргә. Аннары уртача зурлыктагы җәймәләр ясап башта 4 өлешкә, аннары һәрберсен өчәр өлешкә бүлеп чыгарга. Киңрәк урынына эчлек салырга да төреп куярга.

Мин бу юлы өч төрле эчлекле рогаликлар ясадым: беренчесе - 3 кашык мәккә 3 аш кашыгы песок һәм күмелерлек итеп сөт салырга һәм сөтне йотканчы әкрен утта тотарга, икенчесе кибеттә сатыла торган мармеладлар, өченчесе - корица белән шикәр комы.

Рогаликларны ясагач майланган табага тезәргә һәм 5-10 минут күтәрелгәнен көтәргә, аннары йомырканың сарысы белән майлап мичкә тыгарга. Өсте килгәч алырга һәм тастымал белән каплап куярга.

Ялларыгыз якыннарыгыз белән бергә һәм “тәмле” узсын!


Автор: Гөлүзә Василова

http://intertat.ru/ash-su/archa-chypchyklary/?sphrase_id=536



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение