События

Якташыбыз Марсель Шәрәпов иҗаты 06.09.2017

Якташыбыз Марсель Шәрәпов иҗаты

Марсель Шәрәпов Сарай Чокырча егете. Озак еллар район эчке эшләр бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан, туган авылына мәңге тугры калып. туган җиренең матурлыгын күрә белеп һәм шул матурлыкны кәгазь битләренә төшереп, иҗатын яратучылар белән дә бүлешеп гомер итә.

Урып-җыю чорындагы табигатьнең, авылның матурлыгы, иген игүченең хис-кичерешләре аның яшьлектән калган хатирәләрен яңартып, шигырь язарга мәҗбүр иткән.
«1990 елда иң беренче колхозга кайткан «Дон» комбайнында эшләгән идем.  Колхоз рәисе Миннехан абый: «Марсель, югары белемле инҗенерлар эшли торган комбайн икән ул, узен утырасың», — дигәч, ихтыяри-мәҗбүри утырган идем, 3 ел эшләдем һәм беренче урынны бирмәдем! Ә беренче эш көнендә ярты бункер ашлык кына суктыра алуым истә калгшан. Аннан сон китабын укый торгач эшләр хутка китте…»

АЛТЫН БӨРТЕК
Иген кыры, киң басулар, тук башаклар
Авырлыкка тузә алмый башын игән
Балачактан таныш аваз -көзге иңрәу
Хәтеремдә «ДОН» иярләп, кырлар иңләу!

Әле дз истә беренче көн, кырга чыккач,
Тәуге тапкыр аргамакны эшкә җиккәч ,
Бу гигантның тыңламыйча азаплавы,
Яш тай кебек тәртә тибеп чыгымлавы!

Аргамагым сизде ахры каты кулны,
Төшендеме тимер атым изге уйны,
Китап аша мин дә аның «телен чиштем»,
Хәр ел саен зур уңышларга ирештем!

Курәм, буген басуларда «ДОН» нар сирәк,
Заманасы шундый дускай, аңлау кирәк,
Кырмыскадай бар да эшли, юктыр ятлар,
Кырны иңли «читтән» кайткан тимер атлар!

Иярләгән ул атларны гаярь ирләр,
Йоклап ятса мондый көндә, таза — чирләр,
Алтын бөртек көн-төн кайта амбарларга,
Игенченең зур хезмәтен кумә данга !

Инде шактый таушалса да төрле яктан,
Кызыл төсен «тимер атым» югалтмаган,
Хич каллышмый легендар «ДОН» чит корабтан,
Бирешәсе килмидер шул, хаман сафта,
Утыз елга якын авыр йөкне тарта!!!

  Марсель Шарапов.
http://arskmedia.ru/2017/09/06/yaktashyibyiz-marsel-sharapov-i-atyi-2/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение