События

Апазда балалар бакчасы ачылды 07.09.2017

Апазда балалар бакчасы ачылды

Беренче сентябрь көнне Апазда ныклап төзекләндергәннән соң “Гөлчәчәк” балалар бакчасы ачылды.

Болай да яхшы сакланган бина тагын да матурланып киткән. Тышкы яктан профнастил белән әйләндереп алынган, эчен өр–яңадан карап чыкканнар, ишекләрен, идәннәрен, канализаңия, су, электр челтәрләрен, җылылык системасын алыштырганнар, түшәмнәрен, стеналарын куптарып бетереп, штукатурлаганнар һәм башка бик күп эшләрне башкарганнар.

– “КСМ” ширкәте яңа елдан соң эшне башлаган иде, – диде балалар бакчасы мөдире Фирая Сибагатуллина. –  Койманы “Металл” ширкәте корды. Район башлыгы Илшат Нуриевка да чиксез рәхмәтлебез. Ул зур ярдәм күрсәтте. Аның булышлыгы белән өр–яңа мебель, кухня өчен кирәк–яраклар, пәрдәләр, урын–җирләр алынды. Хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов эшче куллар, ягулык, транспорт белән булышты. Төзекләндерү барышында килеп туган бөтен проблемаларны авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков белән киңәшләшеп чиштек.

Моннан тыш мәктәп укучылары, әти–әниләр, хезмәткәрләр зур ярдәм күрсәткән. Чираттагы ялда булуларына карамастан, хезмәткәрләр балалар бакчасыннан кайтып кермәгән диярлек. Эшләп киткәннән соң җыештыру эшләре дә дөнья кадәр кала, бик күп вакытны ала бит.

– 1997–1998 елларда, илебезнең иң авыр чорында кыенлык белән ачтык без бу балалар бакчасын. Әмма бик матур эшләдек. Ел саен август киңәшмәсендә бүләкләр алып кайта идек. Моннан соң да шулай булсын, балалар бакчасы балалар тавышыннан гөрләп торсын, – диде озак еллар аны җитәкләгән, хәзер лаеклы ялдагы Розалия Әхмәтова.

Тантанага район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков, Апаз урта мәктәбе җитәкчесе Раушан Сибагатуллин килгән иде. Алар котлау сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр. Индира Зәйнуллина әти–әниләр исеменнән рәхмәтен белдерде.

– Бу балалар бакчасына фундамент салынуы, төзелә башлавы әле дә күз алдымда. Ул заман өчен күз алдына китерә алмаслык зур бина иде ул, – диде М. Әхмәтов. – Аны төзекләндерү өчен мөмкинлек тудырган җитәкчеләргә, шундый хозурлык тудырган төзүчеләргә, зур тырышлык куйган коллективка зур рәхмәт. Игелеген, рәхәтен күрегез, исән–сау булыгыз.

Традиция буенча тасманы кисеп, эчкә үтәбез. Җылы, якты, матур, рәхәт. Бүлмәләр иркен, зур.

– Бакчага яшь ярымнан 7 яшькәчә 22 бала йөри, – диде Фирая Сибагатуллина. – Ике төркем. Авылда яше тулмаган 6–7 бала булуы, яшь гаиләләр саны артуы да киләчәккә өмет уята.

Чәчәккә күмелеп утырган бу бина элек тә әллә каян күзгә ташлана, эченә кергәндә дә андагы зәвыклылыкка сокланмый мөмкин түгел иде. Хәзер ул тагын да күркәмләнгән, ямьләнгән. Киләчәге өметле булуы да сөендерә. Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2017/09/06/apazda-balalar-bakchasyi-achyildyi-foto-video/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение