Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Ак-Чишмәдә авыл көне гөрләде
Беренче сентябрь көнне Ак-Чишмә авылында өчен чираттагы зур бәйрәм булды.
Кояшлы иртә авылыбыз мәктәбендә белем бәйрәме белән башланып китте.
Ул арада ерактагы авылдашларыбыз кайтып туган-тумача белән аралаша башлады. Авыл уртасына халык җыелу белән “Тарихың бай, Туган төбәгем!” дип аталган әдәби мәйдан гөрләде. Китапханәче Ак-Чишмә һәм Хотня авылы тарихы яңалыклары, шул турыдагы яңа басмалар белән таныштырды.
Авылыбыз өстендә җомга намазына дәшеп азан яңгырады. Ир-атлар җыелып җомга намазын укып мәчеттән чыгуга, авыл уртасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне ачу тантанасы башланып китте. Авылдашыбыз Мөхәммәт Мәхмүт улының тәкъдиме белән башланып киткән бу изге эш авылдашыбыз Хәниф хәзрәтнең җиңел кулыннан башланып киткән иде, шуңа күрә бик уңышлы булды. Һәйкәл төзелешенә Мөхәммәт Мәхмүт улы, Ташкичү җирле үзидарәсе, Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Руслан Илшат улы, Нурмөхәммәтов Нияз Фәрит улы, Ак-Чишмә мәчете, авылда һәм читтә яшәүче авылдашлар матди ярдәм күрсәтте.Авыл уртасында калыккан искиткеч матур һәйкәлне ачу тантанасы да бик матур булды. Кызыл тасманы кисүгә һәр кеше һәйкәлгә чәчәк салырга ашыкты. Тантанада авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән Шафигуллин Лотфулла Нурислам улына, яраткан шагыйребез Рөстәм Зәкуанга, авылдашыбыз Мөхәммәт Мәхмүт улына “Алтын йөрәкле кеше” дигән мактаулы исем бирелде. Яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә коръән укылды. Рөстәм Зәкуан иҗат иткән “Ак-Чишмә” җыры бөтен авыл өстенә таралды.Авылдашлар үзләренең рәхмәт хисләрен белдерделәр, изге теләкләр теләделәр.
Бу тантана тәмамлануга җырчы Нияз Заляловның дәртле җырлары авылыбызга тагын да бәйрәм рухы өстәде.
Авылдашлар һәм кайткан кунаклар табын янында гает коймаклары ашап коймак бәйрәмендә рәхәтләнеп аралашты.
Бу матур бәйрәм мизгелләре безнең хәтерләрдә озак сакланыр.
http://arskmedia.ru/2017/09/08/ak-chishmada-avyil-k-ne-g-rlade/