События

“Бер бинт жәлләделәр…” 10.09.2017

“Бер бинт жәлләделәр…”

Яңа Кенәрдә яшәүче Тәлгать Шәрипов гомеренең 95 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны котларга килгән район башлыгы Илшат Нуриев РФ Президентының һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшыргач юбиляр белән хатирәләрен уртаклашып сөйләшеп утырды.

90 яшьлек юбилеен каршылаганда Тәлгать абый пар канатлы — 67 ел бергә яшәгән тормыш иптәше Гөлзәйнәп апа да исән-сау, килгән кунаклар белән яшьлек хатирәләрен бергәләп искә төшереп утырганнар иде. Менә биш елга якын ялгыз канат булып яши Тәлгать абый. Ялгыз түгел дә, янында улы Радик (озак еллар очучы булган, хәзер лаеклы ялда) белән килене Гөлсинә, оныклары “әти”, “бабай” дип өзелеп тора, авылда кызлары яши, алар көн дә хәл белеп китә. Сугыш юллары узган, тормышның ачысын-төчесен татыган күңелгә күп кирәкмени?! Тик җанга, иркенләп гәпләшеп утырыр өчен Гөлзәйнәп апа җитми шул…

Тәлгать абый Арча районының Зирекле авылында туа. Мари чигендәге авылда үскән егеткә урман эшенең эчендә кайнарга туры килә. Җидене бетергәч, укырга омтылган егет Мари Иленең Морки районындагы педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач бераз эшли дә алмый кала, үз теләге белән фронтка китә. Новороссийскида Кече җирдә көрәшкән, Харьков шәһәрен азат итүдә катнашкан егет разведка вакытында ике тапкыр каты яралана. Берсен, аеруча үзәгенә үткәнен бүген дә күз яшьләрсез сөйли алмый: “24 июньдә каты яраландым. Каска аркылы башка снаряд кыйпылчыгы кадалды. Тирә-ягымда барысы да үлгән. Яралыларны җыеп йөрүче санитарлар мине барыбер үләчәк, дип бер бинт жәлләп шунда калдырып китте. Аларга телемне әйләндереп ни дә булса әйтергә хәлем юк. Хәйран аңсыз ята торгач берара айнып киттем. Як-ягыма карагач күрәм, 30 метр чамасы ераклыкта нидер селкенә. Мүкәләп барып җиттем, аягы яраланган ат икән”. Үзе көч-хәл аягына басып, атны җилкәсе белән күтәреп, ат янәшәсендә яткан арбага басып атланып шул өч аяклы ат белән хәрби санчастька барып җитә ул. Тәкъдиреңә язылгач, әҗәл дә чигенә икән. Аннан госпитальләр түшәген шактый таушалдырырга туры килә.

Тәнендәге соңгы кыйпылчыкны 1983 елда алдыра Тәлгать абый. Гади сержант фронтны командир дәрәҗәсендә тәмамлый. Армиядән 1949 елда кайткан солдат Йошкар-Ола педагогия институтына укырга керә. Анда үзе укып кына калмый, студентларга белем дә бирә. Шуннан аның хезмәт юлы авыл мәктәпләре белән бәйле: укытучыдан директорга кадәр күтәрелеп, берничә мәктәптә җитәкчелек итәргә туры килә. Хезмәт биографиясендә Кызыл-Юл районының мәгариф бүлеге мөдире, райком инструкторы, Мари Илендә колхоз рәисе булып эшләгән еллары да үз эзен калдыра. Гомеренең шактый елын Яңа Кенәр мәктәбендә хәрби әзерлек дәресләре укытуга багышлый педагог, лаеклы ялга шуннан китә.

Кызылъяр кызы Гөлзәйнәп белән шул авылга укытучы булып баргач таныша алар. 1951 елда яңа гаилә туа. Шул гаиләнең җылысында үскән 4 бала да ата кеше өчен һаман сабый сыман әле. Һәммәсенең тормышы белән кызыксынып, киңәшен биреп яши ул. Өйдәге кыз оныкларының якын сердәшчесе дә бабакай.

Ел да Җиңү көнен зарыгып көтеп алучы ветеран яшь буынга тарих итеп үз башыннан кичкәннәрен сөйләп калырга тырыша. “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” һ.б. медальләре, 1нче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены  балкыган пинжәге аның күңелендәге тарихны, хатирәләрне дә кадерләп саклый.

Розалия Зиннәтова




http://arskmedia.ru/2017/09/09/ber-bint-zhalladelar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение