События

Мөхәммәт Мәһдиев музеена сыйныфташы кунакка килде 14.09.2017

Мөхәммәт Мәһдиев музеена сыйныфташы кунакка килде

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда бик җылы очрашу булып узды. Язучының классташы Минзада апа Газизова Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылар белән очрашуга, дөресрәге, “Батырлык” дәресендә катнашырга һәм Мөхәммәт ага турындагы истәлекләре белән уртаклашырга килде. Гап-гади авыл апасы, ләкин аңарда бик күп тарих саклана икән.

Минзада апаның әтисе һәм аның дүрт бертуганы Бөек Ватан сугышында катнашып, һәлак булганнар: Газизулла,Нурулла,Шәехнур,Мулланур,Миннислам. Менә шулар турында сөйләп, укучыларда патриотик сыйфатлар тәрбияләү, язучы Мөхәммәт ага турында да күбрәк мәгълүмат белү иде минем максатым.

Вакытны озакка сузмыйча, сүзне Минзада апага бирдем.

“ Мин , Минзада Газизова, 1929 нчы елның 1 нче маенда Яңа Чүриле районы Сикертән авылында туганмын. Әтием — Газизулла, әнием -Мәрфуга. 1936 нчы елда сеңелем Рәйхана туды. Башлангыч һәм җиде класс белемне мин Сикертән мәктәбендә алдым,-дип сөйләп китте ак яулыклы апабыз. — Минем мәктәптә укуым бик яхшы билгеләренә бәяләнде. Әтием Бөек Ватан сугышына киткәндә миңа нибары 12 яшь иде. Әнине эшкә колхозның ындырына көндезге каравылчы итеп билгеләделәр, ләкин уракка кеше җитмәү сәбәпле,әни кырда , ә мин әни урынына көндезге каравылда эшләдем. Башкалар белән кырда чүп үләне дә , башак та җыйдым. Балалык һәм үсмер елларым авыр хезмәт белән үтеп китте.

Кечкенә буйлы Минзада 1941 нче елда Сикертән мәктәбенең 5 нче сыйныфына белем алырга бара. Ә анда дүрт авылдан җыелган 45 укучы: Сикертән,Казаклар,Гөберчәк, Чөмә-Елга авылы балалары.

Минзада апаның истәлекләренә кабат күз салыйк : “ Гөберчәк һәм Чөмә-Елга авылларыннан килгән укучылар барысы да малайлар булып чыкты. Гөберчәктән җиде малай килгән. Араларында Мөхәммәт тә бар. Ул тырышып укуы белән башкалардан нык аерылып торды. Укытучы нинди генә сорау бирсә дә, Мөхәммәтнең җавабы әзер иде. Гел дәресләргә әзерләнеп йөрде. Укып бетергәч, Сабантуйларда очрашып, мәктәп елларын сагынып искә ала идек. Бер очрашуында ул “ И, Минзада , укуларың әрәм калды…”, — дип әйтте.

Гөберчәк малайлары арасында Гарифулла исемлесе дә бар иде. Бүген инде ул мәрхүм. Менә ул өйләнгәч, үзенең улына классташының исемен куйдырды- Мөхәммәт. Гарифулла улының иптәш егете кебек зирәк акыллы, тәртипле,тырыш булуын теләгәндер . Бүген мин классташым Мөхәммәтнең музеенда. Мин моңа бик шатланам”.

М.Мәһдиев белән очрашулар сирәк булса да, әдип үзенең классташын бер дә онытмый, хәтта 1977 нче елда Сикертән мәктәбе укучыларына язган хатында да( хатның күчермәсе музей фондында һәм мәктәптә саклана) Минзада апа турында искә ала: “…Иң әйбәт укучылар менә болар иде: беренче урында , әлбәттә, Газизова Минзада. Аның тырышлыгы, сәләте белән, әгәр ул алга таба да укыган булса, бүгенге көнне күренекле зур галим булган булыр иде”.

Әйе, булыр иде. Чөнки кыз барлык фәннәрне дә “бик яхшы” билгеләре белән мәктәпне тәмамлый . Минзада апаның кулында моны дәлилләүче таныклык та бар, анда барысы да “5” ле белән бәяләнгән. 1944 нче елның 5 нче июнендә бирелгән таныклык янында “Мактау грамотасы” да сакланган. Бу документларны мин музей экспозициясенә куйдым: яшь буын күрсен – нинди авыр вакытта да укучылар бик яхшы билгеләренә генә тырышып укыганнар, ачлыкка, кием-салым булмауга, башка төрле авырлыкларга да баш имичә белем алганнар. Ләкин сугыш дигән афәт кызның киләчәк юлын кисә. Мәктәпне бетерүгә ул “Комбайн” колхозында яшелчә бакчасында эшли. Аннан соң 1945-1946 нчы елларда хисапчы, 1947 нче елдан табельщик-секретарь, кассир ,хисапчы булып хезмәт куя. 43 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыга: “Атказанган колхозчы”, “Хезмәт ветераны” исемнәре бирелә.

Ак яулыклы апабызның гаиләсеннән биш ир-егет сугышка чыгып киткән. Минзада апа хәбәрсез югалган әтисен һәм тагы дүрт туганының кайда, ничек һәлак булулары турында сорашып “Хәтер “ китабын чыгаручыларга хат юллый. Күпмедер вакыттан соң Санкт-Петербургтан җавап хаты килеп төшә. Анда Шәехнур абыйсының медальоны табылуы, аның Ленинград өлкәсе , Киров районы “Невский пятачок” дигән урында 115 нче укчы дивизиясе сугышчысы булып , 10 солдатның бер урында ( бишесе Арча районыннан) һәлак булуын хәбәр итәләр. 1995 нче елның 15 нче сентябрендә “Невский пятачок” мемориалында 115 солдатны күмәләр. Шулар арасында Галиуллин Шәехнур да бар. Санкт-Петербургның мөфтие җеназа намазы укыган вакытны фотога төшереп, Питерда яшәүче-эзтабар Рәхим атлы кеше Минзада апага хат юллый.

2008 нче елда Ленинград өлкәсе “ Ватан” берләшмәсеннән Рәфыйк Сәләхиевтан яңа хат килә. Анда Минзада апаның әтисенең сөякләре табылуы, шуларны җирләргә чакырып язылган була. Сеңелесе Рәйхана, аның улы Мансур һәм Минзада апа юлга кузгалалар. “ Рәхмәт Мансурга. Машина белән юлга чыктык. Тверь өлкәсе, Ржев шәһәре, Зубцов районына килдек. Бик хөрмәт белән каршы алдылар, 2 кыз безне озатып йөрделәр, 2 кич кундык, гостиницада тордык. Бер тиен акча алмадылар, шәһәр мэре мәетләрне күмүдә үзе дә катнашты. Әтинең мәете янында табылган пулемёт пулясын безгә истәлеккә бирделәр, чөнки әтиебез пулемётчы булган. Алар 8 ай буе камалышта булганнар. Снаряд шартлап, әти туфрак астында калган. Аны 2008 нче елның 23 нче августенда туганнар каберлегенә җирләдек. Әти белән бергә бу кабергә тагы 362 кешене күмделәр. Шуларның бары 11енең генә исемнәре билгеле иде» ,- дип искә алды Минзада апа ул вакытларны. Ә калган абыйлары: Нурулла Галиулла улы,1908 нче елгы,Новгород өлкәсе, Чудово районы, Любино Поле(Селище) авылында 1943 нче елның 21 нче апрелендә җирләнгән.Миңнислам абыйсы,1921 нче елгы, Карелиядә, Тайнила авылында 1941 нче елның 5 нче августенда җирләнә, ә Мулланурлары , 1916 нчы елгы, сугышта хәбәрсез югала.

Шулай итеп, Минзада Газизова әтисенең һәм туганнарының кайларда һәлак булып, кая күмелгәннәрен бүгенге көндә белеп яши. Кызганыч, Мулланур абыйсы турында гына бернинди дә хәбәр табылмый. Анысын, бәлки, киләчәк белгертер…

Биш баһадирдай ир-атның сугыштан кайтмавы, әнисен ялгыз калдырып читкә китәсе килмәве кызны бу тормышта ялгыз калдырган, авылда төпләнергә мәҗбүр иткән. Бертуган сеңелесе Казанга бала карарга китеп, Буа егетенә кияүгә чыгуы да ике туганның Татарстанның ике ягында яшәүгә китергән. Аралашып торсалар да, сеңелесе кирәк чаклар күп булгандыр Минзада апаның, чөнки ике кызның серләшәсе, фикер алышасы килгән чаклар булмыймыни? Ярый әле әнисе Мәрфуга апа белән алар бер-берләренә кирәк һәм терәк булып яшәгәннәр. Әнисе вафат булгач, квартирант кызлар белән яшәгән . Бүгенге көндә дә ялгыз түгел “Хезмәт ветеран”ы –туганнары, күрше-күлән аның хәлен һәрдаим белешеп тора. Бигрәк тә ул туганнары Мансурга , Мәүлиягә бик рәхмәтле булып яши. Минзада апа ил-көнгә тынычлык теләп, биш вакыт намазын укып, кешеләргә авыр көннәрендә сабырлык һәм юаныч теләп, Сикертән авылының иң хөрмәтле кешесе – Ак әбисе булып яши.

Шулай итеп, Минзада апаның истәлекләрен тыңладык. Ул укучы балаларга әти-әни тигезлегендә, тыныч илләребезнең кадерен белеп, яхшы итеп укуларын, тәрбияле, инсафлы , матур һәм батыр булуларын теләп, музей фондына үзендә сакланучы “Хәтер” китапларын бүләк итте.

Язучы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең классташлары барысы да Минзада апа шикелле – “Хезмәт ветеран”нары, бүгенге буынга үрнәк кешеләр.

Халидә Габидуллина, “Казан арты”тарих-этнография музееның филиалы М.Мәһдиев музее мөдире.

http://arskmedia.ru/2017/09/14/m-hammat-ma-diev-muzeena-syiynyiftashyi-kunakka-kilde/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение