Мамадыш шәһәрендә Рим әфәнденең тормышында тагын бер мөһим вакыйга булып узды. Ул монда үзенең гомерлек дустын, булачак хәләл җефетен — Светлана Семенов-наны очратты һәм аның белән гаилә корып җибәрде. Светлананың Питрәч якларыннан отпускыга кайткан көннәре иде. Рус әдәбияты һәм рус теле укытучысы булып Купаево авылында эшли иде ул. Яңа гаилә 1965 елны шул авылга күченеп китте. Анда бер уку елын йомгаклап, өлкән уллары дөньяга килгәч, кабат Мамадышка кайтып төште. "Кайтып төште" дигәне: газета редакторы Кәрим Сафа улы чакыртып алды Рим Салиховны. Бигрәк тә күңелле узды ул Мамадыштагы еллар: нәкъ менә шунда инде Болгар тарихына кагылышлы "Күчә комнар" повестен яза башлады, "Моңсу яңгыр ява" комедиясе язылды, "Нахак" драмасы өчен материаллар тупланды. Шул ук вакытта журналист күп укыды, үзе фәнни хезмәтләр язды. һәм, ниһаять, 1971 елның гыйнварында Казан дәүләт университетының аспирантурасына укырга да керде. Бу адым үз язмышыңны кискен рәвештә үзгәртеп, барлык сәләтеңне, көчеңне, яшәешеңне татар филологиясе фәненә багышларга әзерлек белдерү иде, әлбәттә. Аспирантурада фәнни җитәкчесе итеп абруйлы доцентны, филология фәннәре кандидаты Нил Юзеевны билгеләделәр. Көн-төн эзләнүләр, тынгысыз уйланулар, фәнни ачышлардан соң гына, 1975 елның гыйнвар аенда "Хәзерге татар повестьларында характер" дигән темага диссертация яклап, үзе дә филология фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәгә иреште. Менә шул вакыттан бирле Рим әфәнде Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында мөгаллим булып эшли һәм фәнни проблемалар өйрәнүне дәвам итә.
АДПИда татар әдәбиятын укытуны башлап җибәрүчеләрнең берсе иде ул. Леонид әфәнде Арсланов белән икәүләшеп, алар татар филологиясе кафедрасын оештырдылар,-ихлас күңелдән бирелеп эшләделәр. Институт өчен авыр булган 1990—1999 елларда Рим Салихов татар филологиясе кафедрасы мөдире Вазыйфаларын үтәде.
Һичшиксез, нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, Рим әфәнде өчен фән беренче урында. Егерменче гасыр әдәбиятында яңа герой темасын төрле яклап тикшерде ул. Берничә дистә фәнни хезмәт язды, монографияләр әзерләде. Менә ул дөньяга чыгарган, филология фәнендә зур әһәмияткә ия булган кайбер хезмәтләр: "Повестьларда характер һәм конфликтның мөнәсәбәте", "Реакция елларында татар әдәбияты", "Әдәбиятта рәсми дөнья" һәм башкалар.
Рус телен яхшы белүе белән дә ота Рим әфәнде, чөнки рус телендә мөгаллимлек эшен алып бару өстенә, ул әле фәнни эшләрен дә русча язып нәшер итә. Алар арасында "Герой и эпоха (концепция героя в татарском литературоведении)", "0 пересмотре содержания преподавания татарской литературы", "Елабуга и татарские писатели" дигәннәре аеруча зур әһәмияткә ия.
һәм менә 1999 елның октябрендә Рим Гариф улы Салихов "Татар әдәбияты белемендә герой концепциясе" дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклады.
Моннан тыш, Р.Салиховның әле көндәлек укыту мәшәкатьләре бихисап: һәр уку елында дистәләрчә студентның фәнни җитәкчесе дә, педпрактика чорында методист та, фольклор һәм археологик экспедицияләр вакытында табылган материалларны һәм иске китап-кулъязмаларны җыеп, эшкәртеп, аннан соң архив һәм гыйльми китапханәләргә тапшыручы да ул.
Тагын бер яктан бәхетле Рим әфәнде. Аның ике баһадир улы бар: Радик һәм Марат. Шуларның өлкәне — Радик инде шактый билгеле шәхес булып өлгерде. Утыз биш яшендә тарих фәннәре кандидаты, күпләгән фәнни язмалар авторы, Татарстан Фәннәр академиясенең тарихи-мәдәни мирас үзәге җитәкчесе һәм Татарстан Президенты каршындагы Геральдика Советының җаваплы сәркатибе дәрәҗәсенә җитте.