События

Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгында эшләр гөрләп бара 18.09.2017

Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгында эшләр гөрләп бара

Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгы идарәчесе Рәиф Зәйниев турында сүз чыккач бер танышым “Тумыштан акыллы кеше ул, укыган булса, әллә кемнәр булган булыр иде”, – диде.

– Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Аның әтисе Габдрәүф абый да бик тәртипле, акыллы кеше иде, – дим.

Заманында даны еракларга таралган Көтек дуңгыз фермасында утыз елдан артык эшләде Габдрәүф  абый. Аның белән берничә тапкыр очрашып газетага язганым да булды. Эшләгән кешенең кадерен белгән еллар иде ул. Гади терлекченең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүен әйтү дә җитә.

– Аның орден, медальләре, грамоталары бик күп иде, – ди Рәиф. – Бик оста биюче дә иде әле ул. Колхоз рәисе Мирбат абый (Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев) аны үзеннән калдырмады, төрле тантаналарга да алып бара иде.

Ата белән ул төс–кыяфәтләре белән дә бер тамчы су кебек охшашлар.

Рәиф башта шофер, аннан 19 ел бригадир, колхоз беткәч “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә идарәче булып эшли. Соңгы вакытта  Күлтәстәге  крестьян–фермер хуҗалыгында идарәче. Хезмәтенең уңай нәтиҗәләре биредә дә күренә инде. Кешеләргә бик игътибарлы, һәркайсының җаен таба белә.

Узган көз күптән сука күрмәгән басуларны сөреп калдырдылар. Файдасы күз алдында: кукурузлары күккә ашып үскән, иген уңышы да начар түгел.

– Узган кышны чыгуы авыр булган иде, быел 4 мең тонна сенаж, 400 тоннадан артык печән хәзерләп куйдык инде, – ди җитәкче. – Әле кукурузны җыеп аласы бар.

Хуҗалык һәм Күлтәс фермасы июль аенда терлекчелек буенча районда беренче урынга чыктылар һәм күчмә кубоклар белән  бүләкләнделәр. Август аенда икенче булдылар.

Күлтәс фермасын берничә ел элек лейкоз авыруына бәйле рәвештә генә искә алалар иде. Авыру сыерларны юк итеп, таналар белән алыштырдылар. Иркен кардалар, азык склады ясалды. Быел, ниһаять, сөтүткәргечләр дә сузыла. Фермага ремонт та ясап, территориясен тәртипкә китерсәләр нинди шәп буласы!

Ферма территорияләренә башка хуҗалыкларда да игътибар җитеп бетми әле. Бу яктан “Курса МТСы” ширкәтен үрнәк итеп куясы килә. Быел уттай урак өстендә дә ферма тирәләрендәге тиресне чыгаруда махсус отряд эшләде. Бушлай диярлек килгән ашлама да бит әле ул.

Быел һәр хуҗалык терлек азыгын мул әзерләде.

– Сөт белән кызыксынган җитәкче азыкның сыйфаты белән кызыксынырга тиеш, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. – Тулы анализны Казандагы лабораториядә генә ясыйлар. Әлегә “Кишет” хуҗалыгы гына әзерләнгән азыкларын тикшертте, аларның күрсәткечләре әйбәт. “Яңарыш” хуҗалыгы да азыкларын анализга җибәрде.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2017/09/15/safiullin-krestyan-fermer-hu-alyigyinda-eshlar-g-rlap-bara/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение