Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчадан Кашаповлар «алтын», Хәсәншәехтән Хәбибуллиннар «зөбәрҗәт» туйларын уздырды
Арча ЗАГСында күптәннән бер күркәм гадәт яши — хезмәткәрләр озак еллар пар, үрнәк булып яшәгән гаиләләрне кунакка дәшәләр дә, Дан китабына кул куйдырып, аларга яшьлектә була алмый калган туй мизгелләренең күңеллелеген бүләк итеп, зур бәйрәм ясыйлар.
Балалары, оныклары, туганнары белән бергә гаилә бәйрәмен туйга тиң итеп уздыру һәркемнең дә бәхетенә насыйп булмый. Тирә-ягыбызда пар канатын вакытсыз югалтканнар ничаклы…
Шушы көннәрдә тагын ике туй гөрләп узды — Арчадан Мәрьям һәм Минһаҗ Кашаповларның алтын һәм Хәсәншәехтән Ралинә һәм Рамазан Хәбибуллиннарның зөбәрҗәт туйлары. Икесе дә матур гомер юлы узган үрнәк парлар, якыннары, дуслары, авылдашлары арасында ихтирам казанган кешеләр. Гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга Шәрыкъ ТҖҮ рәисе Ренат Сафин белән Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та килгән.
Ике гаиләнең дә тормыш китабының эчтәлеге бер сюжетка корылган: яшьтән яратышып кавышкан парлар, тормышны тигез тартып, балалар үстереп бүгенге көнгә килеп җиткән һәм балаларының бәхетенә куанып, алардан игелек күреп яшәп яткан көннәре.
Минһаҗ абый Мәрьям апаның укытучысы була. Әтнә районы Түбән Көек авылына тарих һәм физкультура укытучысы булып кайткан чибәр укытучыга буй җитеп килгән кызларның күзе төшми калмагандыр, билгеле. Ә Минһаҗ абый Каенсар кызын шул чакларда ук гомерлек юлдашы итеп сайларга дип күңеленә беркетеп куя. Мәрьям апа мәктәпне тәмамлап озак та үтми, кызны яучыларга киләләр. 1967 елның 24 июлендә җир йөзендә яңа гаилә туа.
— Без өйләнешкән елны Октябрьнең 50 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар иде. Алтын туйны билгеләп үткәндә Октябрьнең 100 еллыгы була икән дип көлешкән идек ул чакта, менә гомер үтте дә китте, — дип искә ала Мәрьям апа. — Аллага шөкер, шушы көнгә дә килеп җиттек. Ил-кеннәребез тыныч, һәркемгә бәхет насыйп булсын.
Кашаповлар 3 бала тәрбияләп үстергән. Алар балаларының үзләренә булган ихтирамына куанып, тормышларына шатланып, рухланып яшәсә, балалар әти-әниләре белән горурланып, таяныч булуларына, исәнлекләренә шөкер кылып яшиләр. Кызганыч, берсе араларында юк инде… Хәрби очучы булып эшләгән улларын югалту ачысы ата белән ананың йөрәгендә мәңгелеккә укмашкан…
Балаларга горурланырлык сәбәпләр бар — Кашаповлар гаиләсе районыбызның күренекле, хөрмәткә лаек кешеләре. Гомере буе районда җитәкче урыннарда хезмәт куйган Минһаҗ абыйны республика күләмендә һәвәскәр шагыйрь дип белсәләр, Мәрьям апа гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган.
Юбилярларга багышлап Расих Галимҗанов җыр суза: “Сез бәхетле, бәхетегез чагыла йөзегездә…”
“Бәхетле гаиләләр барысы да бер-берсенә охшаш”, — дигән Лев Толстой. Хәбибуллиннарның да бәхете йөзләрендә, якын иткән балаларында. Гаилә тарихы үзе бер әдәби әсәр сыман.
Хәсәншәех егете Рамазан армия хезмәтен тәмамлап авылга кайтса, аптырарлык хәл: 10 бала үскәндә шау-гөр килеп торган нигез бушаган, апалар кияүгә киткән, абыйлар өйләнеп башка чыккан. Инде җиденче дистәне ваклаучы карт белән карчык солдат улларын өйләнергә кыстый башлый. Өйләнәсе лә, тик киленне каян табарга? Ярдәмгә, күршедә яшәүче җизнәсе килә — Каргалыда эшчән, тырыш умартачы кыз булуын әйтә. Шул көнне Рамазан абый егетләр белән кыз яшәгән авылга бара, кызны күзләү нияте белән, базардан кайтучы юлчы буларак, чәй эчәргә рөхсәт сорыйлар. Шушы мизгелне Ралинә апа бүген дә хәтерли: “Капка шакыганга чыксам, өч егет тора, “Без юлаучылар, сездә чәй эчеп чыгып булмасмы?”, диләр. Әнигә кереп әйттем, ул рөхсәт бирде. Тик мин кире чыкмадым, алар кермәде”. Ә Рамазан абыйга кызны күзләп өлгерергә шул мизгел җитә. Икенче көнне ул Каргалыга кодагый әбисен димче итеп җибәрә. Күпне күргән, ирен сугышта югалтып, 5 баласын толлыкта үстерүче әнисе кызга: “Мин ул нәселне беләм, ул гаиләгә барсаң, мин риза-бәхил”, — ди. Яучының хәбәрен алуга, Хәсәншәех егетләре яхшы тарантаслы ат җигеп кыз урларга китә. “Атларын тал арасында калдырып килгәннәр икән. Мине чакырып чыгаргач урлап алып киттеләр. Каргалы егетләре “Китмә”, — дип ялынып, ярты юлга кадәр озата төште. Мин китәргә чыктым, тотмагыз мине, дигәч кире кайтып киттеләр. Төп нигезгә килен булып төшкәндә 22 яшь ярым гына иде”, — дип сөйли Ралинә апа.
Рамазан абый белән Ралинә апа шул еллардан бирле өйнең бусагасын атлап кергән һәркемне якты йөз, тәмле аш-су белән каршы ала, 12 ел өлкәннәрне тәрбияләп, аларның хәер-фатыйхасын алып соңгы юлга озаталар. Рамазан абый гомере буе төзүче булып эшли. Аның хакында республика газеталары да еш яза, “алтын куллы Рамазан” дигән даны бар. Хәсәншәехнең һәр йортына, совхозның һәр бинасына диярлек аның хезмәте кергән, кул җылысы саклана. Ралинә апа иренең уң кулы, киңәшчесе, гомере буе “Ватан” совхозында яшелчәчелектә, терлекчелектә, төзелештә эшләгән. Гаиләдә 5 бала үсә. Бүгенге көндә бәхетле әби белән бабайның 14 оныгы, 2 оныкчыгы бар.
Ралинә апаның киленнәре дә үзенә охшап килгән. Өлкәне Кифая (җырчы Римма Ибраһимованың туганы икән) кадерле өлкәннәргә багышлап кызы белән җыр башкарды, Ралинә апаның яраткан “Чабата” биюен ике килендәш, кыз бала оныклар бергәләп биеп, чын туй рухы тудырдылар.
“23 ел тату булып яшибез. Хәзер бер ишегалдында ике килен-килендәш дус булып гомер итәбез. Безнең капка төбенә бернинди сүз, кырын эш чыкмый. Татулыкның нигезе — йорттагы өлкәннәр тәрбиясе”, — ди Кифая апа.
Бәхетле гаилә бәхетле җәмгыятьнең башлангычы. Ә бәхет адәм баласының үз кулында. Аны саклап, кадерләп яшәү кирәк.
Розалия Зиннәтова
http://arskmedia.ru/2017/09/14/archadan-kashapovlar-altyin-hasanshaehtan-habibullinnar-z-bar-at-tuyl...