События

Арча педагогия көллияте Россиядә өченче! 19.09.2017

Арча педагогия көллияте Россиядә өченче!

11 – 16 сентябрьдә Анапа шәһәрендә Россиянең 17 төбәгеннән иң көчле спортчылар ГТО  нормаларын тапшыру  буенча җыелды. Татарстан Республикасы данын Арча педагогия көллияте командасы яклап чыгыш ясады: Яруллин Илназ, Галимов Нияз, Нуруллин Илназ, Латыйпов Илнур, Автономова Алина, Сабитова Әлфина, Җиһаншина Диана, Фәйзиева Гөлшат составындагы команданы Сәгыйтов Зиннур, Зарипов Рөстәм җитәкләде.

6 көн барган кискен көрәштә арчалар Мәскәүнең техник коткару көллияте һәм Пермьнең олимпия резервы училищесына гына отылып, III – нче призлы урынны яуладылар. 7 төр буенча шәхси беренчелектә Яруллин Илназ – 2, Галимов Нияз – 3, Нуруллин Илназ – 2, Сабитова Әлфинә – 4 , Латыйпов Илнур – 4, Җиһаншина Диана – 5 урында. Яруллин Илнур – гәүдәне алга бөгү буенча – 1 урынны яулады.

Команданы зур уңышлары белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да яхшы күрсәткечләргә ирешүен теләп калабыз.

Физик тәрбия җитәкчесе З. В. Сәгыйтов




http://arskmedia.ru/2017/09/19/archa-pedagogiya-k-lliyate-rossiyada-chenche/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение