Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Гариф Ахунов истәлегенә… Ахун чишмәсе
18 сентябрьдә халык язучысы Гариф Ахуновка 92 яшь тулган булыр иде. Ул 2000 елда вафат булды. Бүген районга Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем язучылар кайтты. Язучы Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым һәм туганнары да кайтты.
Иң башта кунаклар Арча станциясе зиратына керделәр. Гариф Ахунов каберенә чәчәкләр салдылар, язучыны искә алып, тын гына басып тордылар. Язучының улы Рәшит Ахунов кабере янында да булдылар.
Аннан Казанбаштан 3 км ераклыктагы Гариф Ахунов туган авылы Өчилегә (беткән авыл) юл тоттылар. Биредә инде кунакларны мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, китапханәчеләр, авыл халкы көтеп тора иде.
Ә нинди матур тантана булды анда! Гариф Ахуновның туган авылы чишмәсенә яңа сулыш бирделәр. Якташыбыз «Таттелеком» генерал директоры Лотфулла Шәфигуллин иганәчелегендә чишмә матур итеп эшләнеп куелган, авыл өенең нигез ташлары урынында гүзәл өй пәйда булган. Тантанада
Лотфулла Шәфигуллин үзе катнаша алмады, аның урынбасары, шагыйрь Рөстәм Зәкуан кайткан иде. Ахун чишмәсен ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифҗанов катнашты. Кунаклар салкын чишмә суын шифасы тисен дип рәхәтләнеп эчтеләр. Гариф Ахуновның күптәнге хыялы тормышка ашты…
Бераздан инде алар Казанбаш мәктәбендә иделәр. Биредә язучы тормышына, иҗатына багышланган кичә булды. Гариф Ахунов премиясенә лаек булган яшь талантлар бүләкләнде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
http://arskmedia.ru/2017/09/22/garif-ahunov-istalegena-ahun-chishmase/