События

Арчада укытучылар бәйрәме узды 06.10.2015

Арчада укытучылар бәйрәме узды

Укытучы көне–үзенчәлекле һәм халыкара бәйрәм. Чөнки аны, кем һәм кайда булмасын, мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. 2 октябрь көнне Арча мәдәният йортында да укытучылар көне уңаеннан бик матур чара булды.

Ул үзенчәлекле башланып китте. Лазер шоусы бәйрәмгә сихрилек өстәде, баетып җибәрде. Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” телестудиясе әзерләгән видеосюжет аны тагын да тулыландырды.

– Һәрберебезнең күңеленә мәңгелеккә уелып калган сүзләрнең берсе–укытучы. Безнең киләчәк балалар кулында, дибез. Ә аларны киләчәгебезне төзүчеләр итеп тәрбияләү–укытучылар кулында. Бу һөнәрне һәркем сайлый алмый. Аның өчен балаларны, тормышны яратырга, тырыш, түзем, ныклы ихтыяр көченә ия булырга кирәк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев мөгаллим һәм мөгаллимәләрне тәбрикләп. – Укытучы гомере аның үз гомеренә караганда озынрак. Чөнки ул үзе укыткан укучыларында дәвам итә.

Илшат Нуриев мактаулы укытучыларга Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталарын, Татарстан республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгеләрен, Арча муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук ул үзенең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүен, уку елларын исенә төшерде.

– Безнең сыйныфтагы 10 отличник исемлегендә булдым. Сыйныф җитәкчебез Халидә Закирова иде, – диде ул һәм укытучысын сәхнәгә чакырып, аңа чәчәк бәйләме тапшырды, җилкәсенә ак шәл салды.

– Мин эшкә килгәндә Илшат 7нче сыйныфта укый иде. Сыйныфта 23 бала. Әле бөтенләй тәҗрибәсез яшь укытучы өчен башта җиңел булмады. Әмма хәзер үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрәм. Бүген бәйрәмдә утырган барлык укытучыларга да Илшат кебек уңган, булган, сәләтле балалар насыйп булсын, – диде мөгаллимә.

Ул көнне ветеран укытучылар иңнәрен дә ак ефәк шәлләр бизәде, йөзләре дә кулларындагы чәчәк бәйләмнәре кебек гүзәл иде.

– Зирәк һәм өлгер, тырыш һәм түзем булуыгыз, бер адым да калышмыйча, заман белән бергә атлап баруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Укытучы һөнәре һәрвакыттагыча быел да бик мөһим, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев укытучыларны тәбрикләп.

Ә һөнәри бәйрәм, гадәттәгечә, бүләкләрсез үтми. Бу көнне ул аеруча күп булды. “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында үз мәктәпләренә ярдәм йөзеннән аеруча зур эш башкарган җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр дә дә билгеләп үтелде. Алкышлар сәхнәгә күтәрелгән шәхси эшмәкәр Алимас Әмиров, хуҗалык җитәкчеләре Рәүф Гыйлаҗетдинов, Мансур Әхмәтов хөрмәтенә иде.

Шулай ук яңа уку елына әзерлек буенча бәйге җиңүчеләренә дә, “Һөнәргә тугрылык”, “Фәнгә адым”, “Ай ти–чемпион”, “Иң яхшы мәктәп ярминкәсе” номинацияләрендә призлы урыннарга лаек булган мәктәпләр, иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе үткәргән балалар бакчалары коллективлары истәлек бүләкләренә лаек булды.

Мәгариф өлкәсенең тагын бер уңай ягы бар–профсоюз оешмасы гөрләп эшләп килә, аның үз хезмәтенә тугрылыклы һәм укытучыларның ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту турында туктаусыз кайгыртып торган җитәкчесе Вакыйф Харисов бар.

– 10 елдан артык Спартакиадалар үткәреп киләбез. Укытучылар район гына түгел, республика күләмендәге ярышарда да җиңүләр яулый. Ә быел без беренче тапкыр күчмә кубок булдырырга уйладык. Һәм ул бу юлы Апаз урта мәктәбе коллективына тапшырыла. Аларга бүләк итеп спорт кирәк–яраклары да бирелә, – диде Вакыйф Харисов.

Шулай ук иң яхшы эшләгән башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре дә бүләксез калмады.

Мәктәпләрдә хәрби хәзерлек буенча эш алып барган, илебез сакчылары әзерләгән укытучыларны Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов билгеләп үтте. Гаилә династияләреннән Ташкичүдән Насыйбуллиннар династиясе сәхнәгә чакырылды. “17 кеше үз тормышын мәктәп белән бәйләде. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барам әле”, – диде Розалия Насыйбуллина һәм үзе иҗат иткән шигырен укыды.

Ә иң соңыннан сәхнәне яшь укытучылар “бизәде”. “Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Хәзер үзем укытучы. Мин бик бәхетле. Беренчедән, әти–әнием юлын дәвам итәм. Икенчедән, үзем укыган мәктәбемдә, элеккеге укытучыларым, хәзерге остазларым кул астында эшләячәкмен”, – диде бишенче гимназиядән Алисә Ибраһимова.

Гөлсинә Зәкиева

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение