Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчада республика педагоглары ярышты
Бүген Арчада республиканың 40лап районыннан педагоглар җәйге спартакиада төрләре буенча көч сынашты. 1 млн сум өчен көрәш иде бу. Шуңа да көрәш каты барды. Алар йөгерде, озынлыкка сикерде, гер күтәрде, йөзде, мылтыктан атты, бадминтон, мини-футбол уйнады, аркан тартышты. Командада 22шәр кеше иде. Шулай итеп, Арчада 800дән артык педагог бүген спортта сыналды.
Ярышлар Татарстан Республикасы мәгариф министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова котлавы һәм уңышлар теләве белән башланып китте.
Көне буе барган ярышларда Мамадыш командасы җиңде. Бу бәхетне безнекеләр моннан берничә ел элек татыды. Безнең районнан ату буенча Арчаның 1нче мәктәбе физкултура укытучысы Айрат Сәлахов, Арчаның 5нче гимназиясе биология укытучысы Гүзәл Гыйләҗевага тиңнәр булмады. Алар үзләренең уңышын алдан әзерләнүдә, диделәр.
Арчаның 7нче мәктәбе информатика укытучысы Фидәрис Зиннәтуллин урыннан озынлыкка сикерүдә 3нче урынны алды.
Җанатарлар арасында: «Эх, миңа әйтмәделәр», — дип уфтанучылар да бар иде.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Өстәге рәсемдә сез атуда һәм озынлыкка сикерү буенча җиңүчеләрне күрәсез.
http://arskmedia.ru/2017/09/23/archada-respublika-pedagoglaryi-yaryishtyi/