События

Иман юлында. Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде 24.09.2017

Иман юлында. Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде

Көз ел да үзе белән кешелек дөньясына җанлану алып килә, ыгы-зыгы, күңелле мәшәкатьләр башлана: халык уракка төшә, бакчадагы уңышын җыя башлый, ә иң матуры — мәктәпләрдә укулар башлана. Тиздән, төгәлрәге, октябрь башында мәчетләр каршындагы мәдрәсәләр дә шәкертләрен кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта Арчаның Җәмигъ мәчетендә узган имамнар һәм абыстайлар җыелышында да сөйләшү булды.

Җыелышта Хаҗ сәфәреннән кайтучылар белән дә фикер алыштылар. Быел мөхтәсибәт районның өч яшь имамына зур бүләк ясап, хаҗ кылуны насыйп иткән. Гомумән, мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев бүләк ясарга ярата торган юмарт кеше. Бүгенге җыелышта да иганәче буларак бүләкләрен тапшырды ул. Бүләкне бу юлы мөгаллимә-абыстайлар шәкертләре өчен алды. Алар “Арча” радиосы уздырган Коръән укучылар бәйгесендә җиңүче шәкертләренә дини гыйлем бирүчеләр. Бу көнне мәктәптә укулар булу сәбәпле, бирегә килә алмаган шәкертләренә бүләкләрен мәктәп линейкаларында тапшырырга вәгдә биреп кайтып китте алар.

“Без бүләкләрне һәрвакыт мәктәп линейкаларында тапшырырга тырышабыз. Бу ысул, бүләк алучыларны күреп, балаларда дингә карата кызыксыну да, хөрмәт тә уята, — ди Яңа Кырлай мәчете абыстае Зәйтүнә Гарипова. – Ел да Сабантуйда Коръән сүрәләре уку буенча балалар арасында ярыш оештырабыз. Күрше-тирә авыллардан катнашучылар да күп була. Шуңа күңел сөенә”. Зәйтүнә апа үзе дә озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән, балаларга дин сабагын шул елларда ук факультатив дәрес буларак алып барган. Бу эштә җәмәгате – Яңа Кырлай мәчете имамы Вазыйх хәзрәт зур терәк була аңа. Вазыйх абый 20 ел имамлык итсә, Зәйтүнә апаның мәчеттә укыта башлавына да 7 ел узып киткән. “Мин радиода узган бәйгегә иң сәләтле 1 малай, 3 кызны алып килгән идем, 10 бала укытам. Тавыш бирү юлы белән барган конкурста Алсу Шакировага 3нче урын алу насыйп булды. Бик шатландык. Мондый бәйгеләр бик кирәк. Без мәктәп, авыл җирлеге коллективлары белән бергәләп эшлибез, бәйгеләрдә еш катнашабыз, нәтиҗәсе дә була”, — ди ул.

Бу якларда абыстайлар ихластан эшли икән, дигән нәтиҗәгә килдек. Икенче урын алган 2нче сыйныф укучысы Исламия Нигъмәтҗанова да күрше авылдан  — Чиканастан. Әбисе   Нәфига абыстай шәкерте генә түгел, оныгы өчен дә горурлану хисләре кичерде. “Бу тапшыруны көтеп алдык, бик күп кеше яратып тыңлады аны. Оештыручыларга рәхмәт. Минем 12 укучым бар, шуларның 7се конкурста катнашты. Быел мәчеттә дә азан, камәт әйтү бәйгесе уздырган идек, шунда җиңүчеләрне радиога алып килдек. Киләсе елларда да мондый бәйге булып, балалар катнашыр, дип өметләнеп калабыз”, — ди.

Ә 1нче урын бүләге Наласага китте. Сәрия Сираҗиевага аны абыстай Фәридә Галиуллина тапшырачак. “Сәрия 1нче урынга лаеклы кыз, мәчеткә өченче елын йөри, тырыш, ихласлы бала, — ди ул шәкертен мактап. — Үзем тугызынчы елымны укытам, мәчеткә гыйлем өйрәнергә 30га якын бала килә. Әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәт, алар юнәлеш бирмәсә, балалар аңлап, кирәклеген белеп йөрмәс иде. Безнең балаларның район күләмендә узган бәйгеләрдә катнашмый, урын алмый калганы юк”.

Радиода узган бәйгедә 30дан артык бала катнашкан. “Укыту дәрәҗәсе буенча Арча республикада алдынгы урында тора, — ди мөселманнар Шурасы әгъзасы Рая Фәтхуллина, — районда 81 мәчет эшли, шуларда 117 мөгаллим гыйлем серләренә төшендерә. Районда мәчетләр буенча зона җитәкчеләре бар, алар да Шура составына керә. Уку елы башында ел саен икешәр көн конференцияләр уздырабыз, планнар төзибез, дәреслекләр булдырабыз”. Рая абыстай белдерүенчә, башка районнар укыту системасы буенча безгә тәҗрибә уртаклашырга да килә икән. Иман белән, әнә шул дәрәҗәне төшермичә яшәргә, эшләргә язсын. Бисмилла белән башланган, изге ниятле эш һәрвакыт уңышлы була.

Розалия Зиннәтова




http://arskmedia.ru/2017/09/24/iman-yulyinda-baygeda-i-chelar-b-laklande/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение