События

Ветераннар Яңа Кенәрдә 26.09.2017

Ветераннар Яңа Кенәрдә

Районның башлангыч ветераннар советы җитәкчеләре, актив пенсионерлар Яңа Кенәргә барып, башлангыч ветераннар советының эшен өйрәнделәр, социаль объектларда булдылар, соңыннан Яңа Кенәр ветераннар советы җитәкчесе Габделбәр Сабировның чыгышын тыңладылар, уңай күренешләр, проблемалар турында сөйләштеләр һәм концерт карадылар.

Көндезге сәгать 12нче яртыда район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов җитәкчелегендә бер төркем пенсионерлар Яңа Кенәргә юл тотты.

— Нишләп без 10лап кына дип аптырамагыз, калганнар Яңа Кенәрдә тернәкләнү бүлекчәсендә ял итә, — диде Наил Габдрахманов. — Максатыбыз —  шунда очрашып, Яңа Кенәр ветераннар советы эшен өйрәнү, уңай күренешләр, пробеламалар турында сөйләшү.

Наил Габдрахманов Яңа Кенәр өлкәннәрнең тернәкләнү бүлекчәсендә нинди конңерт, ярышлар, очрашулар оештырылганын сөйләп шаккатырды. Көн саен нинди дә булса чара оештырыла икән. Барып җиткәч, моның шулай икәнен ветераннар үзләре сөйләп күрсәтте.

Кунакларны Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэл Фәхретдинов, Яңа Кенәр башлангыч ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров озатып йөрде. Иң башта Яңа Кенәрдәге “Мәрхәмәтлек” үзәгенең социаль тернәкләнү бүлекчәсе белән таныштылар. Биредә ял итүчеләр мондагы шартлардан бик канәгать. Алар ял белән бергә дәва да ала. Мөдире Фәрдия Гарифуллина нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында сөйләде. Аннан бергәләп Яңа Кенәрнең мәктәбендә, интернат мәктәбендә, иҗат йортында, балалар бакчасында, янгын частенда булдылар. Ветераннар элек һәм бүгенгене чагыштырып, матур үзгәрешләргә шаккатып йөрделәр. Дәүләт программалары нигезендә быел балалар бакчасы, интернат мәктәбе ныклап төзекләндерелгән. Хәзер авыллардагы балалар бакчалары да шәһәрнекеннән ким түгел, бәлки артыграктыр да әле. Идәннәре җылы, уен, йокы бүлмәләре аерым, юыну бүлмәләре уңай, балалары җырлап-биеп тора. Сабыйларның концерт программасын бик яратып карадылар.

Яңа Кенәр интернат мәктәбе бакчасында заманча спорт мәйданчыгында балалар мәш килеп туп тибә иде. Үзе бер күңелле. Биредә 135 бала тәрбияләнә.   Балалар йортыннан килгәннәр юк монда. Әти-әниле, опекунлы балалар.

— Мин бу коллективта эшләвем белән бәхетле, — дип сөйләде директоры Ленар Вәлиев. — Чөнки биредә үз эшләрен яхшы белгән, хезмәтен яраткан кешеләр эшли. Без әти-әниләрдән рәхмәт ишетеп торабыз.

Ветераннар күрше-тирә авылларның балалары да укучы Яңа Кенәр мәктәбен (директоры Әгъзам Гайфуллин ) күреп хәйраннар калдылар. Иркен спорт заллары, сыйныф бүлмәләре, чыннан да, балалар, укытучылар бәхетенә төзелгән иде.

Яңа Кенәр иҗат йортының (директоры Хәмбәл Зарипов) электән сакланып калган станоклы хезмәт бүлмәсен шулай ук кызыксынып карадылар. Ә андагы музей өлкәнрәк ветераннарның балачагын, яшьлек елларын искә төшерде. Эх, ул чуенында борчаклы шулпа кайнаган, чыҗлап коймак пешкән ап-ак мичләр, агач арбалар, бишекләр…

Яңа Кенәрнең янгын часте үзе бер кызыклы сәяхәт булды. Аның җитәкчесе Хәниф Әхмәтов кызыклы мәгьлуматлар сөйләде. Алар янгын сүндерүчеләр генә түгел, авыр хәлләрдән коткаручылар да. Зур кыңгырау (30килодан артык, диделәр) электән сакланып калган бәһасез тарихи экспонат булып тора.

Элек колхоз рәисләре булып эшләгән Рифат Габидуллин хуҗалыгында да булдык. Ветеран калайдан төрле әйберләр ясый. Комган, чүмеч, кисмәк… җаның теләгән әйберне сатып алырга мөмкин иде.

Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров пенсионерлар тормышы турында сөйләде. Яңа Кенәрнең үзендә генә дә 300гә якын пенсионер бар. Бигрәк тә ялгызларга күз-колак булырга кирәк. Бер Салихҗановлар гаиләсе генә дә 17 пенсионерның өенә барып хезмәт күрсәтә! Шаулап-гөрләп урам концертларының үтүе күпме кешенең тормышын җанландырып җибәргән! 70 яшь тулган апа-абыйларны Мәдәният йортына чакырып, бәйрәм оештырулары, юбилейларын бергәләп үткәрүләре бик күңелле булган. Республика күләмендәге өлкәннәрнең “Балкыш” фестивале лауреатларының да икесе шушы авылдан. Лауреатлар Диләрә Иванова җитәкчелегендәге фольклор-бию ансамбле чыгышын, Булат Галиевның  җырлавын тагын бер кат рәхәтләнеп тыңладык һәм карадык.

Ул көнне алган хис-тойгыларны язып бетереп булмый. Караңгы төшкәч кенә кайтыр юлга чыктык. Рәхмәт шундый зур, эчтәлекле чара оештыручыларга.

Румия Надршина.




http://arskmedia.ru/2017/09/24/veterannar-ya-a-kenarda/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение