События

Бүре җиккән әби 27.09.2017

Бүре җиккән әби

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 16 сентябрьдә Шушмабаш авылында яшәүче Габидә Гарифуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат  Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Габидә әби Ашытбаш авылында туган. Күп балалы гаиләдә үсә. Аңа 12 яшь вакытта  әти белән әнисен колхозга кермәгән өчен төрмәгә ябалар. Кыз энесе белән ачтан үлмәс өчен чыпта үрә, чабата ясый. Сугыштан соң бригадир булып эшли. 1949 елда Апаз авылы егете Шәймулла Гарифуллинга кияүгә чыга. Ире тракторда эшли, 1983 елда вафат була.

1955 елда Шушмабашка күчеп киләләр. Совхозда эшли, буш вакытларында шәл, оекбаш бәйли. 9 бала үстерәләр. “Мин балаларның барысын да хисапчылыкка укыттым, бер колхоз алыгыз да, эшләгез дип әйттем”, – ди Габидә әби.

Хәзерге вакытта Габидә әби оныгы Ирек гаиләсе белән яши. “Гомерем буе мал асрадык, бүген дә абзарда 14 терлек бар”, – ди ул.

Габидә әби бай кеше: 7 баласы исән–сау, 30 оныгы, 29 оныкчыгы, 3 оныкчыкның баласы бар. Килен–кияүләр белән 100гә тулалар.

–Иң авыр вакытлар кайчан булды? – дип сорады Любовь  Михайловна Габидә әбидән.

– Күп булды инде, – диде ул бераз уйга калып. – Үгез дә җигәргә туры килде.  Ир–егетләр дә йөгәнли алмый торган Бүре кушаматлы айгыр бар иде. Шуны миңа бирделәр. Өйрәттем мин моны, тора–бара шундый ияләнде бу миңа. Сугыш башлангач армиягә алдылар моны. Елап озатып калдым. Берзаман өйгә килеп Бүрене машинага менгереп булмый, син килеп кара әле”, – диделәр. Елый–елый бардым, тыңлады бу мине, менгереп бәйләп куйдым да, елый–елый кайтып киттем.

– Сугыштан исән–сау кайтмадымы соң?

– Поезд вагонына менгәндә качып киткән, бичара, атып үтергәннәр… Әле дә сагынам үзен.

Мондый хатирәләре күп әбинең.

– Бервакыт тоз күтәреп кайтам, капчыкны күп ташырга туры килде миңа. Бер як җилкә арыды, икенчесенә күчерәсе дә бит, җиргә куйсам күтәреп алып булмаячак. Ашытбашка җитәрәк бер эскерт бар, шунда алыштырырга исәп. Эскерткә якынаюга бер–бер артлы алты бүре атылып чыкмасынмы!? Үзләре дә курыкты бугай, анда–монда карамый урманга элдертте болар.

Габидә әби бер–бер артлы туып торган оныкларны карый. Бер кызы вафат булгач ике баласын балалар йортына алырга килгәч,  үзем карыйм, дип бирми, аларны да аякка бастыра.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2017/09/24/b-re-ikkan-abi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение