События

Гөлүсә Галиуллина: «Чәчәк үстерү күңелгә рәхәтлек бирә» 28.09.2017

Гөлүсә Галиуллина: «Чәчәк үстерү күңелгә рәхәтлек бирә»

Арчага командировкага баргач, бик матур бер өйгә игътибар иттек. Йортына да, урам яктан ук чәчәккә төренгән ишегалдына да игътибар итмичә узып китү бөтенләй мөмкин түгел иде. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында йөрүче хуҗабикә белән дә таныштык.

Гөлүсә Галиуллина гимназиядә математика укыткан икән, хәзерге вакытта лаеклы ялда.

– Буш вакытларымда менә шулай чәчәкләр үстерү белән мавыгам. Элегрәк үсентеләрен сатуга да үстерә идем, ләкин быел ул эштән туктадым. Чәчәкләр белән кызыксынуым миләүшәләрдән башланды. Аларның 100 төрен җыйган идем. Миләүшә кышны авыр чыга, шуңа күрә бераздан петуния чәчәген үстерә башладым. Хәзер инде яран гөле белән кызыксынам. Алар өчен махсус оранжерея да ясап куйдык. Иптәшем петунияләргә тамчылап су сиптерүне дә көйләп куйган иде. Яран гөле бактерияләрне үтерә, һаваны чистарта. Колак сызлаганда, аны авырткан урынга куеп торалар. Гөлнең хәтта исе дә дәвалау үзлекләренә ия, – ди ул.

Гөлүсә ханымның бакчасында чәчәкләр генә түгел, җимеш куаклары да бик күп. Бүгенгә кадәр җимеш биреп утыра торган каен җиләге, эре түгәрәк һәм озынча кура җиләкләре, кара бөрлегәне бар. «Бүген генә әле өч литр кура җиләге җыеп киттеләр», – диде мөлаем һәм тырыш хуҗабикә.

Галиуллиннар гаиләсе 20 ел элек Чаллыдан күченеп кайткан икән. Иптәше, балалары белән бергә зур, матур йорт тергезгәннәр. Чәчәкләр, бакчачылык белән мавыгуы да шул вакыттан башланган.

– Башта Казанга ярминкәләргә йөрдем, әмма анда ялганлыйлар. Картинада матур итеп куялар да, сатып алабыз. Тик алып кайткач, бөтенләй башка төрле сорт икәнлеге ачыклана, – ди Гөлүсә ханым.

«Бергә-бергә яшәрбез» дип салган йорт кына бүген ямансулап калган. Узган ел Гөлүсә ханымның иптәше үлеп киткән, балалары гаиләләре белән Казанда яшиләр икән.

– Чәчәкләр минем күңелгә рәхәтлек бирә, башны ял иттерә. Ике ел элек абыем үлеп китте. Аны җирләп өйгә кайттым. Ирем миңа нидер сөйли, ә минем баш ул сөйләгән сүзне кабул итәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Бакчага чыгып, балаларга күчтәнәчкә дип, төрле җиләк-җимеш җыеп кердем. Шуннан соң гына башым ачылып китте. Иптәшем дә табигатьнең иң матур чагында – июнь аенда вафат булды. Бакчам булмаса, белмим, нәрсә эшләгән булыр идем икән? Шушында чыккач, күңелгә юаныч табам, онытылып китәм, – ди ул.


http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/25707


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение