![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Яңа Кенәргә язучылар килде
Яңа Кенәр авылына күренекле язучылар Камил Кәримов һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев килде. Аларны район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов озатып йөрде. Язучылар Өлкәннәр көне уңаеннан “Мәрхәмәтлек” үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсендә пенсионерлар белән очраштылар.
Зурлар һәм балалар китапханәсендә укучылар, зурлар белән дә күрештеләр.
Очрашулар бик күңелле, мавыктыргыч булды. Гыйбрәтле вакыйгалар да тыңладык. Сораулар да күп булды. Тын да алмыйча тыңлап утырдык, очрашулар 2 сәгатькә якын барса да, берәү дә ялыкмады.
Габделбәр Сабиров,
Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе
http://arskmedia.ru/2017/09/29/ya-a-kenarga-yazuchyilar-kilde/