События

Район башлыгының Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе ияләре 02.10.2017

Район башлыгының Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе ияләре

Район башлыгының “2017 елда Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе тапшыру турында”гы карары нигезендә бүләкләнүчеләр:

Публицистика номинациясендә

1 премия –  Орнашбаштан Вәлиев Ленар Илнур улы – 10 000 сум.

2 премия –  Түбән Мәтәскә мәктәбе 11нче сыйныф укучысы Хәсәнова Зөлфия Зөфәр кызы – 7000 сум.

3 премия –  Арчаның 1нче мәктәбе 10 сыйныф укучысы Төхвәтуллина Талия Азат кызы – 5000 сум.

Мәдәният, музыка, театр һәм иҗади сәнгать өлкәсендә:

1 премия –   Арчаның 5нче гимназиясенең 7нче сыйныф, балалар сәнгать мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе укучысы   Сираҗиева Илзирә Илһам кызы – 10 000 сум.

2 премия –  Арчаданың 2нче мәктәбенең 9 сыйныф, балалар сәнгать мкәтәбе укучысы Никитина Зәрина  Ришат кызы – 7000 сум.

3 премия –  Арчаның 1нче мәктәбе 7 сыйныф, балалар сәнгать мәктәбе укучысы Закирова Камилә Мөдәрис кызы – 5000 сум.

 Кызыксындыру премиясе – Арчаның 1нче мәктәбе 6 сыйныф, балалар сәнгать мәктәбе укучысы Хәсәнова Рената Салават кызы – 3000 сум.

Безнең Илзирә

Илзирә Сираҗиева 2010 елда 6 яшьтә Түбән Мәтәскә авылыннан Арча сәнгать мәктәбенә килде. Ул фортепиано һәм вокал бүлекләрендә шөгыльләнә башлады. Бик тырыш кыз. Икенче елны ук республиканың “Йолдызлык” конкурсында лауреат булды. Бүген инде Илзирә район, республика, төбәкара һәм халыкара конкурсларда җиңгән җырчы. Илзирәне “Җырлы-моңлы балачак”, “Җырлыйк әле”, “Җырлыйбыз да, биибез дә”, “Мәктәп” телевизион тапшыруларда күрергә мөмкин. Ә күпме конкурсның лауреаты булды ул! “Мини-мисс Арск”, “Этномириада”, “Туган йорт”, “Пошалым чаналары”, “Дулкыннар”… санап бетергесез.

Кыскасы, Илзирә җырга бик сәләтле кыз.

Гөлнара Сабирова,

Арча сәнгать мәктәбе директоры

Талия Төхвәтуллина:

Мин 2001 елның 10 августында Арча шәһәрендә туганмын. Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәпнең 10нчы сыйныфында укыйм. Футбол түгәрәгенә, “Нур» телестудиясенә йөрим. Мәкаләләр язарга яратам. Блокнот, каләм һәм фотоаппарат һәрвакыт минем юлдашым. Журналист булырга хыялланам.

Ленар Вәлиуллин:

1993 елның 7 сентябрендә Орнашбаш авылында туганмын. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Әтнә районының Олы Мәңгәр авыл хуҗалыгы кооперативында эшлим.

Язасы килә. Шуңа да язам. Язмаларымны “Арча хәбәрләре”нә, башка матбугат чараларына юллыйм. Кешеләргә файдалы, кызыклы язмалар иҗат итә алам икән, димәк, мин бәхетле.

Зөлфия Хәсәнова:

2001 елның 8 февралендә Түбән Мәтәскә авылында туганмын. 11 сыйныфта укыйм. 6 яшьтән бию белән шөгыльләнәм. Театрга гашыйкмын. Фото һәм видеога төшерәм. Сценарийлар һәм пьесалар язу белән дөрләп янам.

“Нур”лы Зөлфия

Арча балалар телерадиостудиясенең иң нурлы кызларының берсе –- Зөлфия Хәсәнова. Ул үзенең максатчан, тырыш булуы белән аерылып тора.

Безнең Зөлфия радио, телевидение һәм газета жанрында эшләүче кызыбыз.

Зөлфия командада эшли белә. Ул фантазиягә бик бай, күп идеяләр бирә, кыю һәм актив. Узган ел эшләнгән “Кышкы әкият” фильмында ул сценарий авторы булып танылды. Әле ул төп рольләрнең берсен уйнады да һәм режиссерга нык ярдәм итте.

Иң зур уңышы – мәкаләләре. Алар Укучылар сараеның “Алтын каләм” газетасында, “Арча хәбәрләре” газетасында, “Сабантуй” журналында басылып торалар.

Арча Укучылар сарае 2017 елда 14 укучыны XXII “Алтын каләм” республика балалар һәм яшьләр матбугат чаралары фестиваленә җибәрде. Шулар арасында Зөлфиянең уңышы иң зурлардан булды: ул басма журналистика номинациясендә I урынны яулады.

Дамир Даҗиев,

“Нур” балалар радиостудиясе  җитәкчесе

 

Камилә барысын да булдыра

Камилә Закирова Арча сәнгать мәктәбендә 2010 елдан шөгыльләнә. 2015 елда хореография бүлеген тәмамлады. Бүген фортепиано һәм вокал бүлекләрендә белем ала. Тырыш һәм сәләтле кызның уңышлары бер-бер артлы килә башлый. Төрле конкурсларда җиңүләрен саный башласаң, 20дән артып китә: республиканың “Йолдызлык” конкурслары дипломанты, фортепианодан  “Виктория” дигән балалар һәм яшүсмерләр халыкара фестиваленең 1 дәрәҗәдәге дипломанты, фортепианодан республиканың “Арча ягы – данлы Тукай ягы” конкурсының 2 дәрәҗәдәге лауреаты, халыкара “Раштуа” әкияте” фестиваленең 1 дәрәҗәдәге дипломанты, хореографиядән халыкара “ Шома бас” бию конкурсының 2 дәрәҗәдәге лауреаты, халыкара “Хәрәкәт – 2016” хореография сәнгате фестиваль-конкурсының 2 дәрәҗә лауреаты, халыкара “Иҗади уңыш – 2017” фетиваль-конкурсында вокал-солодан 2 дәрәҗә лауреаты һ.б.

Камилә бии, җырлый, фортепианода уйный, көйләр яза. Без аңа уңышлар телибез.

Гөлнара Сабирова,

Арча сәнгать мәктәбе директоры

Зәринә матур җырлый

Зәринә Никитина Арча сәнгать мәктәбендә 2012 елдан вокал классында шөгыльләнә. Һәм җырны гомерлек юлдашы итеп ала. Матур җырлаучы тырыш кызга уңышлар озак көттерми. 2014 елда халыкара “Җырлы-моңлы балачак” телевизион конкурсында лауреат була. Шушы ук елны Йошкар-Ола шәһәрендә үткән төбәкара “Без — Бердәм Россия балалары” дигән конкурс-фестивалендә 1 дәрәҗәдәге лауреат була. Район, республика, төбәкара, халыкара конкурсларда җиңүләре санап бетергесез. Быел гына да өч җиңүе бар: республиканың  Рөстәм Яхин исемендәге “Күңелемдә яз” конкурс–фестивалендә 2 дәрәҗәдәге лауреат, халыкара “Тере чишмә” конкурсында 2 дәрәҗәдәге лауреат,  “Йолдызлык – 2017” телевизион яшьләр фестивалендә вокалдан 1нче урын. Шундый сәләтле жырчылар үсеп килүе белән без горурланабыз.

Рената курайда уйнарга ярата

Рената Хәсәнова Арча сәнгать мәктәбендә 2011 елдан шөгыльләнә. Фортепиано, курай, хореографияне яратты. Бик тырыш һәм кызыксынучан кыз. Төрле конкурсларда һәм концертларда катнаша. Сәләтле кыз жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулый бара. Республиканың “Арча ягы – данлы Тукай ягы” конкурсында 1 дәрәҗәдәге лауреат, республиканың Г.Тукайның тууына 129 ел уңаеннан үткәрелгән “Арча ягы – данлы Тукай ягы” дигән балалар иҗаты конкурсында “Халык инструментлары ансамбле” номинациясендә дипломант, Йошкар–Олада төбәкара фестиваль-конкурсында “Халык уен кораллары” номинациясендә 1 дәрәҗәдәге дипломант һ.б. “Ар-и-Эль” бию коллективы белән яулаган уңышларын да өстәсәң, дипломнары, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары 30дан артып китә.

http://arskmedia.ru/2017/10/01/rayon-bashlyigyinyi-garif-ahunov-isemendage-adabiyat-premiyase-iyalar...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение