События

Көләч йөзләр гел көләч булып калсын 30.09.2017

Көләч йөзләр гел көләч булып калсын

Дөньябызның яме,  тормышыбызның тәме, күңелебез көрлеге, җаныбыз тынычлыгы сездә, кадерле өлкәннәребез.Һәрберегез олы хөрмәткә, уңай мөнәсәбәткә, әйтеп бетергесез күп рәхмәт сүзләренә лаек. Ә якынлашып килүче өлкәннәр ункөнлегендә сезгә аеруча зур ихтирам белән карыйсы килә.

“Наско” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсендә өлкәннәр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Хәер, биредә өлкән хезмәткәрләр яшьләр белән бер сафта гөрләтеп эшләп йөри. Йөзләренә караганда да аларга берничек тә өлкән яшьне биреп булмый. Сере нәрсәдә икән? Шуны ачыклау максаты белән без хезмәт ветераннарының үзләренә мөрәҗәгать иттек.

Арча территориаль идарәсе якын–тирәдәге 7 районны үз эченә ала. Шуларда барлыгы 31 хезмәт ветераны эшли. Тугызы Арчада.

Нурия Мәгъсүмова тумышы белән Свердловск өлкәсеннән. Биш яшендә гаилә Борбашка күчеп кайта. Кыз 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Казанга эшкә китә, гаилә кора. Фатир вәгъдә иткәч, яшь гаилә яңадан Балтачка юл ала. Аннан Арчага килеп төпләнә.

– 30 ел инде иминият өлкәсендә эшлим, – ди Нурия ханым. – Лаеклы ялда. Әмма әле дә сафта. Арчада да, станциядә дә участогым бар. Өч ел “Яшь йөрәкләр” ансамбленә дә йөрдем әле. Шулар миңа кайнап, гөрләп яшәргә көч бирә.

Гүзәлия Хәсәнова Курса–Почмак авылыннан. Воркутада туып–үскән, шәһәр кызы. 1980 елда Тимербулат исемле егеткә кияүгә чыгып, шушы авылга кайткан. Дүрт бала анасы. Нинди генә һөнәрләрне үзләштермәгән. Колхозда да эшләгән, Питрәч районы Званка авылында (5 ел шунда яшәгәннәр) ашханәдә пешекче, аннан умартачы да булган. 1995 елдан Гөберчәк, Сикертән, Чөмә–Елгада иминият агенты. 14 ел машина йөртә. Җиде онык үстерәләр. Барына да өлгерә Гүзәлия.

– Иминиятләнүчеләр белән дә бик теләп аралашам, өлкәннәрнең хәлләрен беләм, күчтәнәч алып керәм, туган көннәре белән котлыйм. – ди ул. – Бу компаниядә эшләү миңа бик ошый. Коллектив тату, мөнәсәбәт яхшы. Үзара ярдәмләшү бар.

– Әйе, эшкә киләсе килеп тора. Җитәкчеләр дә бик яхшы. Кадерне беләләр, – дип кушылды 34 ел иминият өлкәсендә хезмәт куйган Нурсөя Якупова. – Миннән дә күп эшләгән кеше юктыр монда. Үз теләгем белән, агент буласым килеп бу һөнәрне сайладым һәм үкенмим дә. Гомер буе яратып эшләдем. Иминиятләнүчеләр белән дус, тату булып, бер гаилә кебек яшибез. Сөйләшәбез, аралашабыз. Аннан хатын–кыз өчен уңайлыгы да бар. Ирекле график, хезмәт хакы да аз түгел.

15 ел дәвамында Шәрык бистәсендә иминият агенты Әлфия Сәмигуллина да шушы фикердә. Казахстаннан кайткач урнаша ул бу эшкә.

– Кешеләрне дә, Арчаны да белми идем. Ияләшеп киттем. Иминиятләнүчеләр белән бик дустанә мөнәсәбәттә. Гомумән, кешеләр белән эшләү миңа бик ошый. Шуннан үземә рәхәтлек алам. Тырышлыгымны күрә белгән җитәкчеләргә дә рәхмәтлемен, – ди Әлфия.

Асия Сабирова гомер буе ЮХИДИ идарәсендә эшләде. Аны белмәгән кеше сирәктер. Аеруча руль артындагыларга яхшы таныш ул. Лаеклы ялга чыккач Асия ханым икенче һөнәр үзләштергән.

– Мин элек тә эштән соң иминиятләү белән шөгыльләнә идем. Бу һөнәр минем өчен яңа түгел. Лаеклы ялга чыккач бу компаниягә күчтем. Яратып эшлим. Коллектив бик ошый. Җитәкчесе акыллы кеше. Киңәшләр сорыйбыз, – диде елмаеп Асия ханым. – Минем кешем дә күп түгел. Мин монда кешеләр белән аралашып күңелгә рәхәтлек, хәрәкәтләнеп сәламәтлегемә дәва алам.

Нәзирә Сабирова Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә туып–үсә. Казан кооператив техникумын тәмамлагач, Арчада эшли башлый. Күпербаш егетенә кияүгә чыгып, өч ул үстерәләр. Бүген ул дүрт оныкның дәү әнисе.

– Иминият өлкәсендә 25 елдан артык эшлим, – ди ул. – Хезмәтемне бик яратам. Иминиятләнүчеләр белән тиз уртак тел табам, теләп аралашам.

Илзирә  Насыйбуллина белән Фәридә Бруснева алардан аермалы буларак көннәр буе өстәл артында сан “чүпләп” утыралар. Авыр, әмма мактаулы хезмәт. Яратмасаң, хисапчы булып эшли алмыйсың. Илзирә 30 ел шушы хезмәтне башкара. Шуның биш елы “Наско” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсендә баш хисапчы. Фәридә Бруснева хезмәт хакы исәпләү буенча хисапчы. Әмма эше аның белән генә төгәлләнми, ул күп төрле хезмәт башкара. 36 еллык хезмәт стажы булган хезмәткәрне бернинди авырлыклар да куркытмый.

 Илдус Бәхтияров армиядән кайткач паспорт өстәлендә җитәкче урынбасары вазыйфасын башкара. Аннан Үрнәк училищесында (хәзер агросәнәгать көллияте) производствога өйрәтү остасы була. Өйләнеп Арчага килгәч, бөтенләй икенче юлдан китә, иминият агенты булып урнаша. Аңа да 30 елдан артып киткән инде. “Наско”га килүенә дә 8 ел үткән.

– Башлап китүе һәрчак кыен була. Ияләштем. Һөнәремне дә үзләштердем. Иминиятләнүчеләрем саны артып тора. Бар да җайга салынган. Буш вакыт та бар. Өйдәгесе дә эшләнә, – ди ул.

Әнә шулай хезмәтләренә тугры булган, яратып башкарган кешеләр эшли биредә. Алар белән компания горурлана, хөрмәт белән карый. 6 октябрь – Россия иминиятләүчеләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Наско” иминият компаниясе Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында зур чара оештыра. Котлаулар, соңыннан спектакль карау белән тулыландырылган бу җыелышта Арча территориаль идарәсеннән 70 агент катнаша. Аңарчы 30 октябрьдә күчтәнәчләр белән һәр хезмәт ветеранының өенә барып өлкәннәр көне белән котлаячаклар.

– Үзебезнең ветераннарыбызны, районның барлык өлкән кешесен бәйрәм белән котлыйм, – диде “Наско” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсе җитәкчесе Рәмзил Рамазанов. – Шушы бәйрәм көне елмаеп чыккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен, көләч йөзегез гел көләч булып калсын.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/2017/09/30/k-lach-y-zlar-gel-k-lach-bulyip-kalsyin/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение