События

Симетбаш халкына бүләк 07.10.2015

Симетбаш халкына бүләк

— Симетбаштагы яңа ат абзарын күрдеңме әле? — дигән иде бер танышым. — Хәзер ат тотучылар күбәйде, монда гаҗәпләнерлек нәрсә бар? — дим.

— Юк, бу кызык өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен хезмәт итә торган ат абзары, — ди бу. — Бакча тырмаларга, сукаларга, печән алып кайтырга ат кирәк икән — киләсең дә аласың.

— Күпме түләргә туры килә инде?

— Түлисе юк, барысы да бушка!

Авылга кергәндә сул якта чылбырлы трактор һәм танк каршы ала. Шулардан ерак түгел, юлның икенче ягында төсле калай белән тышланган матур бина әллә кайдан күзгә ташлана. “Конюшня” дигән язуы, утарда йөргән атлар, өр–яңа ат арбасы, ачык ишекләр… Болар бар да күңелгә бик якын, инде еракта калган балалык, яшьлек еллары кинодагы кебек күз алдына килеп баса.

Без бала чакта ат абзары авыл эчендә үк иде. Ул елларда бер Корайванда гына да сиксәнләп эш аты булган. Без, малайларның, ярты гомере шунда үтә иде, укырга кергәнче атка атланып йөри, ат җигә белә идек. Үзенә күрә тормышка өйрәтү, әзерлек мәктәбе дә булган ул.

Кино матур итеп тәмамлансын өчен ачык ишектән озак еллар атлар караган, шахматта да атлар белән бик оста уйнаган Нургаян абыйның килеп чыгасы гына калды. Тик хатирәләр шунда өзелде, ишектән чыгучы ат карау- чы Миңлегөл Шәфигуллина мине чынбарлыкка кайтарды.

— Ирем Мәгъсүм белән карыйбыз атларны, — диде ул. — Авылда янгынга каршы буа ясыйлар, ул шунда әле.

Эшне утардагы атлар белән “танышудан” башладык.

— Яшьләр әле алар, — ди Миңлегөл. — Кышын җигәргә өйрәтәселәре бар. “Бәләкәч”кә дә икенче яшь кенә. Балалар белән бик дус алар. Дәрестән соң килеп тә җитәрләр әле.

Чыннан да, озакламый урам иңләп малайлар, кызлар килгәне күренде.

— Өмәдән соң әйдәгез трактор, танк, атлар янына барыйк дип сорадылар, — ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Гыйлаҗева.

“Бәләкәч”не башта тай дип уйлаган идем, ул пони булып чыкты. Атлар аның белән бик дуслар. Балалар аларны печән белән сыйлый, тегеләр дә, бәйрәм ашы кара–каршы дигәндәй, нәни дусларын сагынып көтеп ала.

“Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән “МТС” җәмгыяте җитәкчесе Марат Шакиров Симетбаш халкына менә шундый бүләк әзерләгәннәр. Йөк атлары — авыл халкына, пони балаларга бүләк. Аларны фермер Айрат Нигъмәтуллин карамагына тапшырганнар, эш өчен ат кирәк булганда шуңа мөрәҗәгать итәчәкләр. Ә арбаны район башлыгы Илшат Нуриев бүләк итте.

Ильяс Фәттахов

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение