События

Рәхмәтләрнең зуры, сезгә! 04.10.2017

Рәхмәтләрнең зуры, сезгә!

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 3 октябрьдә районның алдынгы комбайнчыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләк тапшырды.

– Бик матур итеп эшләдегез, зур рәхмәт сезгә! – диде ул.

Район башлыгы премияләрен “Кырлай” ширкәтеннән Ринат Нәфыйков, “Игенче”дән Илнур Абдрахманов, Закирҗанов Р.М. ширкәтеннән Илдар Кавиев, Лотфуллин З.Р. ширкәтеннән Хәйдәр Хәсәнов, “Курса МТСы”ннан Фәнис Хөснетдинов, “Ватан” ширкәтеннән Ринат Хәкимов, Тукай ширкәтеннән Рәдиф Сәфәров, “Аю” ширкәтеннән Фаил Шаһидуллин, Нуриев Р.И. ширкәтеннән Айдар Сәйфетдинов, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Ренат Котдусов, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Гыйлаҗев, “Ташкичү” ширкәтеннән Фәрит Хәбриев алды.

Бүләкләүләрдән соң сөйләшү табын артында дәвам итте. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырлар бүләк итте.




http://arskmedia.ru/2017/10/03/rahmatlarne-zuryi-sezga/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение