События

Район башлыгы Илшат Нуриев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлый 06.10.2017

Район башлыгы Илшат Нуриев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлый

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы  хезмәткәрләре, кадерле авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!Дөньяда бар нәрсә дә үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккечә барысына да, һәркемгә дә кирәк. Сез җиргә хуҗаларча караш, хезмәтне ярату белән авыл хуҗалыгы тармагын – тормыш нигезен, авылның яшәү рәвешен, күптәнге традицияләрен саклыйсыз һәм үстерәсез.

Әлеге бәйрәм көнендә авылда яшәгән һәм җирдә эшләгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Хезмәтегезгә бирелгәнлек һәм тугрылык өчен рәхмәт. Бөтен гомерләрен киеренке авыл хезмәтенә багышлаган, ә хәзер үсеп килүче буынны тәрбияләүдә  булышучы авыл хуҗалыгы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре юллыйм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, мул уңышлар, әйбәт эшли торган техника, уңайлы һава торышы һәм табигать шартлары, тормышта уңай үзгәрешләр һәм иртәге көнгә ышаныч телим! Сезнең җиңел булмаган хезмәтегез яңа казанышлар һәм рәхмәтле якташларыгызның хөрмәте белән зурлансын.

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

http://arskmedia.ru/2017/10/06/rayon-bashlyigyi-ilshat-nuriev-avyil-hu-alyigyi-am-eshkart-sanagate-h...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение