Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча урманчылыгына яшь галимнәр килде
Арча урманчылыгында «Евразия урманнары – Идел буе урманнары» дигән яшь галимнәрнең XVII халыкара конференциясе булды. Конференциядә Казан, Мәскәү, Махачкала, Ижау, Архангельск шәһәрләреннән, Мәскәү өлкәсе, Мари Иле, Кыргызстан, Беларуссия республикасыннан, Алтай краеннан, чит илләрдән урманчылык буенча югары уку йортларының галимнәре, студентлары килделәр.
Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урман өлкәсенең икътисады кафедрасы мөдире, профессор Айрат Сабиров оештырып йөрде. Конференциядә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты. Галимнәр һәм студентлар Казанга бер атналык конференциягә килгән. Алар Арча районында Лесхоз мәктәбенең мәктәп урманчылыгы (җитәкчсесе Фирая Гайнанова) эше турында белделәр, Арча һәм Балтач урман хуҗалыгы эше белән таныштылар. Яшь агач үсентеләренең ничек үсеп китүен карадылар. Үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып, урман хуҗалыгын ничек тагын да алга җибәреп булуын өйрәнделәр. Кунаклар Арча җирен ошатып киттеләр. Юл буендагы яшь агач полосаларына, гомумән, юл буендагы агач полосаларына игътибар иттеләр. Бу исә урманчыларның эшен күрсәтеп тора иде.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
http://arskmedia.ru/2017/10/05/archa-urmanchyilyigyina-yash-galimnar-kilde/