События

Ашытбаш почта элемтәсе бүлекчәсенә утыз мең сум премия 08.10.2017

Ашытбаш почта элемтәсе бүлекчәсенә утыз мең сум премия

5 октябрьдә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә Татарстан Республикасы почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Шунысы сөенечле, җиңүчеләр арасында безнең район вәкиле дә бар. Икенче яртыеллыкта «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте журналларына яздыру буенча иң күп тираж туплап, Ашытбаш почта бүлекчәсе (җитәкчесе Лилия Гатауллина) җиңүче дип табылды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин бүлекчәгә утыз мең сум күләмендә акчалата премия тапшырды.

Ул тырыш, намуслы хезмәтләре өчен почта хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә чакырды.  “Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә республикада вакытлы матбугатның, шул исәптән милли басмаларның  тиражын  саклап кала алдык. Икенче яртыеллыкта   “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте  басмаларының  гомуми тиражы 227 609гә җитте”, — диде  Андрей Кузьмин.

“Иң яхшы авыл хат ташучысы” исеменә Кайбыч районыннан Гөлсөяр Урманова  лаек булды. Ул Федоровское авылында узган ел белән чагыштырганда газета-журналларга 43 процентка артыграк яздырган.  “ Кече шәһәрләр арасында иң яхшы хат ташучы” номинациясендә Тәтештән Людмила Борисова җиңү яулады, “Иң яхшы почта бүлекчәсе” дип Мамадыш районының  Келәүш почта бүлекчәсе танылды. Аларга да акчалата бүләк тапшырылды.

Районыбыз почта хезмәткәрләренең әлеге бәйгедә өченче тапкыр бүләкләнүе безнен өчен зур горурлык.  2017 елның беренче яртыеллыгында Арча почта бүлекчәсе хат ташучысы Гөлшат Габдрахманова “Кече шәһәрләр арасында иң яхшы хат ташучы” номинациясендә җиңүче булган иде. 2016 елда  Арча почта бүлекчәсе хезмәткәре Рәсүлә Гафарова “Сөембикә” журналыннан махсус бүләк алды.

Лилия Гатауллина җитәкләгән Ашытбаш почта бүлекчәсе хезмәткәрләре Илмира Мөхәммәтҗанова, Илһамия Бәйрәмова, Рамилә Сибгатуллина халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Хат ташучының хезмәте, билгеле, почта тарату белән генә чикләнми. Ул утка-газга түләүләрне дә кабул итә, товарын да сата, пенсия, субсидия  дә тарата, вакытлы матбугатка да яздыра. Авыл халкы  татар телендәге журналларны — «Ялкын», «Сәхнә», «Гаилә һәм мәктәп», » Мәгариф», » Сабантуй», «Салават күпере», «Сөембикә»не аеруча үз итә, аларның эчтәлегеннән дә, сыйфатыннан да канәгать

— Халык актив булгач, эшләве дә күңелле, — ди почта бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Гатауллина. — Берәүне дә мәҗбури яздырып булмый, без аңлатабыз, тәкъдим итәбез. Кеше үзенә ошаганын сайлый. Бер ияләнгән басмадан аерылмаска тырышалар.

Рәмзия Гарифуллина




http://arskmedia.ru/2017/10/05/archalar-tagyin-alda/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение