События

Өлкәннәр ункөнлегендә районда нинди чаралар үтте? 10.10.2017

Өлкәннәр ункөнлегендә районда нинди чаралар үтте?

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда бик күп төрле чаралар  үткәрелде. Һәр оешма, учреждение, предприятие үзләрендә эшләп чыккан ветераннарны олыларга, аларга ихтирам күрсәтергә тырышты. Аздан гына да күңел була. Кечкенә генә күчтәнәчен бирсәләр, я булмаса чәй өстәле артына очрашуга чакырсалар, яисә концерт оештырып, вакытларын бик матур чыгышлар белән бизәсәләр – өлкәннәрнең күңелен күрү өчен әллә ни күп кирәк тә түгел.

Ункөнлек Арча Мәдәният йортында тантаналы җыелыш белән башланып китте. Бүләккә “Җидегән чишмә” Арча халык театры үзенең иҗат җимешен тәкъдим итте. “Җидегән чишмә”ләр бу көннәрдә авыл мәдәният учреждениеләренә барып та спектакль күрсәттеләр.

“Бу урында 30 елдан артык үзләренең матур чыгышлары белән сөендереп килгән үзешчән артистларыбыз турында да әйтеп үтәргә кирәк. Чөнки алар арасында да гомерләрен шушы сәнгатькә багышлаган, шуннан тәм тапкан, ә халыкка рухи байлык өләшкән ветераннар бар. Барысын да өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез”, – диде театрның режиссеры Зөлфәт Сибгатуллин. – Быел без тамашачыларыбызга Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” спектаклен тәкъдим итәчәкбез. Бу әсәр белән коллектив үзенең тәүге адымнарын ясаган иде. Шулай ук театр тарихы турында китап чыгарырга планлаштырабыз”.

4 октябрьдә Җиңү паркында булган фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры – 2017” район фестиваленең гала концерты да өлкәннәр ункөнлегенә туры китереп үткәрелде. Коллективларда күбесенең өлкән яшьтәгеләр икәнен исәпкә алсаң, үзешчәннәр үзләренә–үзләре зур бүләк ясады. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Фольклор коллективлар “Боз озату” (Ашытбаш), “Язны каршы алу” (Яңа Кишет), “Кичке уен” (Яңа Кенәр), “Печән чабу” (Шура), “Урак өсте” (Сеҗе), “Орчык өмәсе” (Сөрде), “Бәби туе” (Симетбаш), “Түгәрәк уен” (Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле) инде онытыла барган гореф–гадәтләрне күрсәттеләр. Арча станциясеннән Нурһадә Хәнәфиева мөнәҗәт башкарды, Мөрәледән Халидә Газизова, Шурадан Рәмзия Гайфуллина, Пөшәңгәрдән Фирдания Фәйзуллина, Штерәдән Рәдиф Шәмсетдинов, Иске Төрнәледән Тәлгать Бәдегыев җыр суздылар.

6 октябрь барлык клублар, мәдәният йортларында өлкәннәрне бердәм котлау көне буларак билгеләп үтелде һәм бу көнне аларның барысында да очрашулар, кичәләр, концертлар һәм башка чаралар оештырылды. Арча Мәдәният йорты коллективы мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарны сый тулы өстәл артында очраштырды. Өлкәннәр яшь чакларын искә төшерде, кайсы кулга гармун алды, көй сузды, кайсы җырлады. Шулай күңелле ял иттеләр.

Иске Кишеттә үткән кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Риман Гыйлемханов, юмор остасы, җырчы, композитор Алмаз Хәмзин, балалар язучысы Алмаз Гыймадиев катнашкан. Кичә бик эчтәлекле, кызыклы булган. Бу хакта безгә китапханә мөдире Гөлфия Габитова хәбәр итте.

“Казан арты” тарих–этнография музеенда  өлкәннәр еш була. Тарих белән дә кызыксыналар, истәлекләре белән уртаклашалар. Ә 3 октябрь көнне аларны бирегә “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән кичәгә чакырдылар. Анда район ветераннар советы, “Каурый каләм” әдәби берләшмәсе әгъзалары, әдәбият сөючеләр катнашты. Кичә шигырь, җыр–моңга бай булды.

Бәйрәм тантанасыннан соң “Каурый каләм”нәр киңәшмәгә җыелган. Алар “Өмет” кафесында, төшке аш өстәле артында ирешкән уңышлары һәм проблемалары турында сөйләшкәннәр, Россия Президенты Владимир Путинга юлланган “60 язучы хаты” белән танышканнар. Бу хакта һәм “Мин татармын” исемле бәйге игълан ителүе турында безгә берләшмә җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова җиткерде. Татар теле, милләт, гореф–гадәтләребез, йола–бәйрәмнәребез турында шигырь, хикәя, эссе һәм башка жанрдагы язмаларны ноябрь ае ахырына кадәр Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” берләшмәсенең остаханә төркеменә китерүләрен сорады.

Арча үзәк китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан бик күңелле чара оештырылган – анда өлкән һәм яшь буын очрашып, чын күңелдән аралашкан. Авыл китапханәләре дә читтә калмаган. Акчишмә китапханәсе “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе  белән бергә “Тик бәхетле булсын гомерләрнең чуагы” дип аталган өлкәннәр белән очрашу кичәсе уздырган. Башта  китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырган. “Балаларны милли рухта тәрбияләүдә әбиләрнең роле” исемле лекция дә укылган. Кичә  чәй өстәле артында дәвам иткән, җимешле кабак бәлеше ашап нәфис сүз, моңлы җырлар тыңлап  өлкәннәр рәхәтләнеп ял иткән, үзләре дә бик матур итеп җырлап күрсәткәннәр.

“Иске Кишет авыл китапханәсендә “Картлыкта да шат яшьлекне кайтарып булса икән” дип исемләнгән кичә үтте. Ак яулыклы Ак әбиләр китапханәбезне тагын да нурландырып җибәрде. Алар авылда туып–үсеп, колхозда, кайберләре бюджет өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә балаларына, оныкларына ярдәм итеп, ныклы терәк булып яшиләр, картаерга һич тә ашыкмыйлар. Кичә дәвамында Ак әбиләр матур–матур шигырьләр, мәкаль–әйтемнәр тыңладылар. Яшь чактагы күңелле мизгелләрне искә алып сөйләшеп утырдылар”, – дип яза Гөлфия Габитова.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә мондый чаралар аеруча күңелле үтә. “Без 1 октябрьдә  зур бәйрәм оештырдык. Бакчабызга өлкәннәр килеп керүгә, бар дөнья ямьгә төренгән кебек булды. Ә иң кадерле кешеләрен күргән сабыйларның йөзендә нур балкыды. Балалар үзләренең әбиләренә, бабайларына, дәү әниләренә, дәү әтиләренә карата булган хөрмәтләрен матур шигырь, җыр–биюләр аша тапшырдылар, үз куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр. Өлкәннәребез дә әлеге бәйрәмдә бик актив булдылар, оныклары белән бергә рәхәтләнеп биеделәр, ярыштылар, җырлап та утырдылар. Бәйрәм соңында бергәләп чәй эчү, бер–береңнән матур сүзләр ишетү күңелләргә рәхәтлек бирде. Хөрмәтле өлкәннәребез зур канәгатьләнү алып, рәхмәт хисләрен җиткерделәр”, – дип язганнар безгә Арчаның 11нче балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Лесхоз мәктәбе үз ветераннарын кунакка чакырган. Башлангыч сыйныф укучылары алар өчен концерт куйган, соңыннан котлау открыткалары, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырган.  Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам иткән.

“Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Укучылар сараена йөрүчеләр өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булган, концерт куеп, үзләренең җыр–биюләре белән андагы әби–бабайларга шатлык бүләк иткән. “Бәләкәч”кә йөрүче балаларның әти–әниләре “Картлар йортларына китаплар” дип исемләнгән республика акциясенә кушылып, китаплар җыйганнар һәм аларны өлкәннәр һәм инвалидлар йортына тапшырганнар.  “Мондый чараларны бәйрәмнәрдә оештыру белән генә чикләнеп калмыйча, киләчәктә традициягә кертергә булдык”, – дип яза Раушания Закирова.

Арча агросәнәгать көллияте студентлары да өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне сөендергән. Аларның чыгышларын өлкәннәр рәхәтләнеп караган, аннан алып килгән күчтән?чләре белән тәмләп чәй эчкәннәр.

“Өмет” тернәкләндерү үзәгендә “Гомер көзләремә кереп барышым” дип аталган ял кичәсе булган. Гомумән, үзәктә бу көннәрдә берсеннән–берсе матур чаралар оештырылган.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ел да кунакка чакырып, ветераннарын олылый. Быел да традиция дәвам иткән. Чәй өстәле артында утырып аралашканнан соң, өлкәннәрне Яңа Кырлайга Габдулла Тукай музеена экскурсиягә дә алып барганнар.

Ункөнлектә оештырылган барлык чараларны да яктыртып бетереп булмый, кайберләренә генә тукталдык. Районыбыз әнә шулай ун көн дәвамында гөрләп яшәде. Аңа нәтиҗә 10 октябрь көнне ясалды. Бу көнне Арча Мәдәният йортында зур концерт булды.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/2017/10/09/lkannar-unk-nlegenda-rayonda-nindi-charalar-tte/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение