События

Ашытбаш мәдәният йортында «Самовар бәйрәме» 12.10.2017

Ашытбаш мәдәният йортында «Самовар бәйрәме»

Бердәм котлау көне, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Ашытбаш мәдәният йортында «Самовар бәйрәме» булып узды. Бу көнне онытыла барган самоварларыбыз өстәл түренә менеп утырды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм «Ак калфак» клубының максаты да, онытыла барган йолаларыбызны, халкыбызның күңел җәүһәрләрен, самоварларыбызны яңадан торгызу,халыкка җиткерү. Яратып эчелә торган чәй,самовар тарихлары турында сөйләнелде.

Өлкәннәребез белән төрле сорауларга,табышмакларга җаваплар таптык. Чәй тартмасыннан пазлы җыйдык, самовар рәсеме дә ясадык, уеннар уйнадык.Бәйрәм кичәсе укучылар, үзешчәннәрнең чыгышы белән үрелеп барды.Нихаять, самовардан да, чәй эчәр вакыт та җитте! Чәй гади генә түгел: мәтрүшкәле, җиләкле… Өлкәннәребезнең күңелләре булып, рәхәтләнеп ял итеп, биеп өйләренә таралыштылар. (тулырак
фотолар Ашытбаш мәдәният йорты группасында)
  



http://arskmedia.ru/2017/10/11/133377/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение