События

Якташыбыз Дамир Нуриәхмәтов иҗаты 17.10.2017

Якташыбыз Дамир Нуриәхмәтов иҗаты

Дамир Фәтхрахман улы Нуриәхмәтов 1961 нче елның 7 нче сентябрендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1978 нче елда 3нче Арча урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын Арча автотранспорт предприятиесендә слесарь булып башлый.

1979-1981 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, колхозда башта — шофер, аннан газ хезмәте буенча слесарь булып эшли. Күп еллар авылында кырчылык бригадасын җитәкли. Газ операторы булып та эшләргә туры килә аңа.

Мәктәптә укыган чакта каләм тибрәтә башлый. Шигырьләре 2000нче елларда Арча район газетасында дөнья күрә.

“Мин шигырьләрне күп язмыйм. Дөресрәге, язылганның аз өлеше генә үземә ошый.Үзеңә ошамаган әйберне ничек инде укучы хөкеменә чыгарасың? Мин үземне шагыйрь дип түгел,ә алардан үрнәк алучы дип саныйм”, — дип яза Дамир үзе.

Китап авторы,“Ызандашлар” төркеме әгъзасы.

Мин бит Тукай якташы
 
Төбәлгән Кырлай ягына
Татар дөнья карашы.
Бәхетле тоям үземне-
Мин бит Тукай якташы.
 
Мизгелдәй узган гомерне
Мәгънәле ит, яшәп кал.
Якты эз калдыр тарихта,
Тукайдан син үрнәк ал!
 
Бөек Тукай әсәрләре-
Халкымның хәзинәсе.
Даһи исемең алдында
Килә башым иясе.
 
Тукай — безнең маягыбыз,
Тукай-безнең юл башы.
Горур тотамын башымны-
Мин бит Тукай якташы.
 
Безнең Арча
 
Кай тарафтан килсәң дә,
Колачын ул киң ача.
Изгелектә булса ният,
Кунакчыл безнең Арча.
 
Тау өстендә балкый Арча,
Түбән җәйри Казансу.
Су буйларын бер иңлә,
Булса күңелең ямансу.
 
Мәгърифәт нуры биредә,
Иҗат рухы мәңгелек.
Дан җырлый Казан артына
Бөек Тукай иң элек.
 
Саклап килдең шәһрилегең
Күпме гасырлар аша.
Яза яңа сәхифәләр
Чал тарихлы яшь Арча.
 
Анага мәдхия
 
(Бөек Ватан сугышында дүрт улын югалткан Һәдия әбием Зәйнуллинаның якты истәлегенә багышлыйм)
 
Кара болыт булып явыз дошман
Ябырылгач туган якларга,
Күтәрелде бердәм барча халык
Ватан азатлыгын сакларга.
 
Бер-бер артлы озатты ана
Яу кырына газиз улларын,
Сизде микән шулчак күңеле
Очрашулар насыйп булмавын.
 
Тукталгандай була икән вакыт
Өмет өзми зарыгып көткәндә,
Төннәрен дә сикереп торды ана
Тәрәзәгә җилләр чирткәндә.
 
Соңгы күз яшьләре кипте күптән,
Сагыш тулы тойгы-уйлары.
— Кичер,әнкәй, бераз соңладык ,-дип,
Кайтып керер кебек уллары.
 
Ничә кабат алып укылгандыр
Сандыктагы солдат хатлары.
Тынды туплар, сугыш бетте күптән,
Тик уллары гына кайтмады.
 
… Мәрмәр ташка уелып исемнәре
Һәйкәл булып кайтты уллары.
Иркәли җил чәчәк бәйләмнәрен
Сыйпый, гүя, ана куллары.
 
Тетрәнү  
 
«Йомшаккаем», диеп,сөя, иркәли
Керпе дә бит газиз баласын.
Әти-әни исән була торып,
Сабый нигә ятим кала соң?
 
Итәк тутырып бала үстергән,
Төн йокысыз баккан ана да
Каршы ала нигә гомер көзен
Картлар йорты дигән бинада?
 
Купшы сүзләр сөйләп шапырынып,
Лаф органчы биек мөнбәрдән,
Кочакларга алыйк ятимнәрне
Күз яшеннән лычма мендәрдән.
 
Наздан үргән җылы ояларда
Сабый чагы үтсен баланың.
Өйнең күрке алар,урыннары
Түрдән булсын әби-бабайның.
 
Коточкыч хәл, онытылып бара
Миһербанлык дигән төшенчә.
Җиргә туу — иң зур бәхет,
Лаек булып яшик – кешечә!
 
Күбәләк
 
Ялгыз өйдә тәрәзәгә
Бер күбәләк бәргәләнә.
Кыйшайса да йорты,
Пыяла нык- бары канат уала.
Әйтә кебек күбәләк:
-Тотынсак без бергәләп,
Чыдар микән пыяла?
…Тәрәзәдән йөрикме
Яулаганда ирекне?
Чордашларыбыз күптән
Кол булуга күнеккән.
Алар шул аңлый алмый-
Ник шаулый ул,
Ни даулый?
Аңа гына ни кирәк,
Анда гына ашкын йөрәк…
Баш өстендә бар түбә,
Караңгыда бары да тигез.
Шул пыяла аша
Җаны күккә ашар.
Өзми өмет күбәләк…
Тик… нык пыяла —
Бары канат уала…

Сөю кышы
 
Зәңгәр күктән яуган ап- ак карлар
Сизә микән язын эрисен.
Саф сөюләр төренеп аклыкка
Килә иңсен диеп телисем.
 
Шаян буран юри күмеп киткән
Синең карда калган эзләрең.
Кар диңгезе аша таптым юлны
Адаштырды бары тик күзләрең.
 
Кар көртенә кереп поскан җилнең
Тынып калды дәртле ташкыны.
Сөю җырын отып бер җилкенгән
Күңел һаман сиңа ашкынды.
 
Күкләрдәге сөю алиһәсе
Яшь парлардан әллә көнләшә.
Тик шулай да энҗе бөртекләрен
Бәхет теләп мулдан өләшә.


 Дамир НУРИӘХМӘТОВ

http://matbugat.ru/news/?id=20303

Румия Надршина фотосы



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение