События

Районга зур кунаклар кайтты 20.10.2017

Районга зур кунаклар кайтты

Район сәнгать мәктәбендә Татарстанның хәрби комиссары, генерал—майор Сергей Погодин, республиканың кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская, район башлыгы Илшат Нуриев армиягә чакырылучы егетләр белән очрашты. Очрашуга офицерлар, армия хезмәте үткән ир-егетләр дә килгән иделәр. Район башлыгы Илшат Нуриев: «Үзен хөрмәт иткән ир-егет армия хезмәте үтәргә тиеш», — дип сөйләде. Генерал-майор Сергей Погодин хәрби округлар, хәрби техника, хәрби частьлар белән хезмәттәшлек, элемтә турында сөйләде. «Без сезнең һәркайсыгызны күзәтеп торабыз, без сезне армиягә җибәрдек тә, оныттык, дип уйламагыз», — диде.  Хәрби контракт буенча хезмәт иткән ир-егетләрнең 6 елдан соң фатир алулары, югары уку йортларына конкурстан тыш керүләре турында да әйтеп үтте.

Җитди сәбәпсез армия хезмәте үтмәгән ир-егетләр эшкә урнашканда, хезмәт баскычлары буенча үрмәләгәндә каршылыклар килеп чыгарга мөмкинлек турында да сөйләшенде.

Кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская бер елга 5-7 частьта булуы, солдатларның хәлен белүе, проблемаларны бергәләп чишүе турында сөйләде.

Армиягә тиздән китүче егетләр белән дә сөйләштек. Алар: «Без армиягә дөнья күрергә, сыналырга, чыныгырга, чын ир-егет булып кайтырга барабыз», — диделәр. Алар очрашудан армия хезмәте турында күп мәгълумат алып, ватанны саклау ир-егетләр эше икәнлекне аңлап, дулкынланып чыктылар.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Фото: Румия Надршина




http://arskmedia.ru/2017/10/18/rayonga-zur-kunaklar-kayttyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение