События

Арча баскетболчылары ТР җыелма командасы составына керде 19.10.2017

Арча баскетболчылары ТР җыелма командасы составына керде

2017 елның 12-15 октябрь көннәрендә «Арча»  спорт комплексы спорт залында Татарстан Республикасы Беренчелеге кысаларында  14 яшькә кадәрге (2004 елгы һәм яшьрәк) кызлар арасында баскетбол буенча очрашулар узды.

Арча муниципаль районы кызлар җыелма командасы “А” төркемендә  Түбән Кама, Яр Чаллы, Буа, Казан шәһәрләре җыелма командалары белән,   «Б» төркемендә Балтач, Аксубай, Алексеевск командалары белән көч сынашты.

Арча кызлары беренче көнән башлап иң көчле Түбән Кама спорт мәктәбе һәм Яр Чаллы  җыелма командасы бн очрашуда җиңү оттылар. Киләсе уенда, Буа шәһәре командасы  белән очрашуда, кызлар артык көч куймыйча, оттыра яздылар. Шулайда Арча кызлары бу уенда җиңүне 28:10 белән яуладылар.  Финалда Арчалылар тәҗрибәлерәк көндәш – УНИКС –юниор Казаночка белән очраштылар.   Арча кызлары өч тапкыр алга чыгуга карамастан, безнең җыелма команда оттырды. (22:38).

Республика судьялар коллегиясе  ярышларны яхшы оештырылуны билгеләп үтте һәм Арча районны кызларын  баскетбол буенча Татарстан Республикасы  җыелма командасы составына алды. Бу составка Дулкарнаева Азалия, Фасхиева Зухра, Хасанова Регина, Плотникова Арина, Мухаммадиева Азалия, Валиева Ландыш керде. Шулай ук яшүсмерләр җыелма командасы составына Гамбаров Булат керде.




Фото: Венера Таджибаева

http://arskmedia.ru/2017/10/19/archa-basketbolchyilaryi-tr-yielma-komandasyi-sostavyina-kerde-foto/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение