Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Эшләүчеләр һәм студентлар стадионда йөгерде
Хезмәт коллективлары һәм урта уку йортларында укучылар Арча стадионында йөгерде. Иртәнге сәгать 10да башланды ул. Һәрвакыттагыча Арча педагогика көлиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Каюмович оештырып йөрде. Тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов йөгерүдә катнашучыларны сәламләде, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды һәм уңышлар теләде. Сәламәтлек спартакиадасы кысаларында үткәрелгән әлеге ярышта 80ләп кеше катнашты. Авыл җирлекләре арасыннан Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин ярышка 10лап кеше белән килгән иде.
Ярышта менә нинди коллективлар катнашты: Арча педагогика көллияте, Арча аграр көллиятенең төзүчеләр филиалы, Арча гуманитар техник фәннәр көллияте, балаларны тернәкләндерү үзәге, район үзәк хастаханәсе, район хакимияте, район башкарма комитеты, район шәһәр комитеты, Ташкичү авыл җирлеге.
Башта хатын-кызлар ярышты. Алар стадиондагы зур әйләнәне ( 1 км.га якын) йөгереп үттеләр. Ә ир-атлар ике әйләнәне йөгерде.
Арада 60 яшьтән узган хатын-кызлар, 60ка якынлашучы ир-атлар бар иде. Шундыйлардан Арча үзәк хастаханәсендә эшләүче медик Лилия Вагыйзова, 56 яшьлек Ринат Сафин, афәрин, тиешле араны йөгереп үттеләр.
Хатын-кызлар арасыннан финишка беренче булып Арча аграр көллиятенең төзүчеләр филиалы укучысы Арча кызы Лиана Имамиева килде. Аның артыннан ук Арча педагогика көллияте студенты Елена Герасимова финиш бирде. Өченче урынны шушы ук уку йортыннан Алсу Нуретдинова алды.
Ә ир-атлар арасыннан Арча педагогика көллияте студенты Югары Әзәктән Илназ Шәвәлиевка тиңнәр булмады.
Командалар арасыннан Арча педагогика көллияте 1нче урынны, 2нче урынны Арча аграр көллиятенең төзүчеләр филиалы, 3нче урынны Ташкичү авыл җирлеге командасы алды. Котлыйбыз! Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар бирелде. Котлаулар вакытында ишеп кар яуды.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Румия Надршина. Фотолар авторныкы.
http://arskmedia.ru/2017/10/21/eshla-chelar-am-studentlar-stadionda-y-gerde/