События

Шушмабаш авыл җирлегенең авыл урамнары яктырган 22.10.2017

Шушмабаш авыл җирлегенең авыл урамнары яктырган

Үзара салым акчасын һәр авыл җирлеге үзенчә файдалана. Берсе авылларда урам юлларын төзекләндерә, икенчесе су кертә, өченчесе зиратларны тәртипкә китерә һәм башкалар. Кыскасы, кемнең кайсы җире ныграк “авырта”. Әмма барысының да максаты бер – авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту.

Быел күп авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына урам юлларын карадылар. Ә менә Носы авыл җирлегендә ул башка максатта кулланылган.

– Алдагы елларда җыелган салым акчасына юлларны караган идек. 4,5 километр арага (Үгез–Елгадан тыш һәр авылга) үзебезнең җирле материал – гравий түшәлде. Моннан тыш Шушмабашта кое казылды, Шекәдә бер урамга су кертелде, Үгез–Елгада агачлар киселде, – диде Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Быел да юлларга 1 миллион 200 мең сумлык акча каралган иде, 1 миллион 600 мең сумлык эш башкардык. Артыгы – экономия исәбенә. Ут керткәндә 500 мең сумга кадәр экономия булды. Ягъни, тендрны Чиләбедән бер оешма откан иде. Аларның бәяне төшерүе безнең өчен файдага булды, ул акча юл төзекләндерүгә тотылды. Тагын өстәмә яктырткычлар куярга да җитә әле.

Сүз нәкъ менә шул хакта барачак. Шушмабаш авыл җирлеге быелгы үзара салым акчасының бер өлешен урамнарны яктыртуга кулланган. Җиде авылга 215 (Носыда 2 урамга – 38, Сәрдәбашта 3 урамга – 42, Шекәдә 4 урамга – 26, Шушмабашта 9 урамга – 80, Үгез–Елгада 1 урамга – 9, Ишнаратта 2 урамга – 15, Илдуста – 5) диодлы яктырткыч куелган. Багана аралаш.

– Авыл халкы рәхмәт укый. Дөрес, ризасызлык белдерүчеләр дә табылды. Элек яктырткыч алар турысындагы баганада тора иде. Бу юлы багана аралаш куелгач, кайберләрен алырга туры килде. Безнең максат – кемнәрнеңдер ишегалларын түгел, урамны яктырту бит. Хәзер кичләрен урамда кеше йөргәне ерактан ук күренә, – ди Вәзир Сәгыйтов. – Бу яктырткычлар энергияне дә аз сарыф итә. Экономия исәбенә аларны яндыру вакытын арттырырга була. Хәзерге вакытта кичке алтынчы яртыдан кичке унбергә, иртәнге биштән алтынчы яртыга кадәр янып тора. Без аның вакытын сөт җыючыга, фермага эшкә баручыларга көйлибез.

Әле моның белән генә эш бетмәгән. Анысын инде язга калыр дип уйлыйлар. “Үзара салым акчасын вакытында тулысынча җыеп ала алмадык. Икенче кварталда җыелганының акчасы да 2018 елда киләчәк, эше дә шуңа кала. Берәүнең дә әҗәткә эшлисе килми” , – ди җирлек башлыгы.

Дүрт урынына ике балалар мәйданчыгы гына эшләтүнең дә сәбәбе шул. Шушмабаш белән Носыда балалар мәйданчыгы эшләнеп куелган инде, ә менә Шекә белән Сәрдәбаштагылары акча “килгәнне көтә”.

– 2018 елга юлларны карауны планлаштырабыз. Авыллардагы урам юллары барысы 30 километрга җыела бит. Эшлисе күп әле, – ди Вәзир Сәгыйтов. – Аннан чүплекләрне тәртипкә китерүне дә планлаштырабыз.

Гөлсинә Зәкиева

           

Фото: В.Сәгыйтов

http://arskmedia.ru/2017/10/21/shushmabash-avyil-irlegene-avyil-uramnaryi-yaktyirgan-foto/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение