События

Хәсәншәехтә балалар бакчасы ачылды 26.10.2017

Хәсәншәехтә балалар бакчасы ачылды

Бай тарихлы, дәрәҗәле шәхесләре белән дан казанган Хәсәншәех авылында балалар бакчасы ачу тантанасы булды.

Авыл уртасында юл кырыенда гына әллә каян күзгә ташланып, балкып тора ул бина. Исеме җисеменә туры килә – “Салават күпере”. Нәкъ яңгыр артыннан яктырып кояш чыкканнан соң салават күпере пәйда булган кебек балачак дөньясы баш калкытты.

Хәсәншәех балалар бакчасы федераль программа нигезендә, республика, район, хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләренең тырышлыгы, “Арча КСМ”ы ширкәте төзүчеләренең алны-ялны белми, көнне-төнгә ялгап эшләүләре, авыл халкының ярдәме нәтиҗәсендә дөнья күрде.

Тантанага район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.

– Балалар булмаса, мондый бакчаның кирәге дә булмас иде. Игелеген күрсеннәр, тиешле тәрбия алсыннар, исән-сау йөрсеннәр, – диде ул Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка, район, “Ватан” хуҗалыгы, Апаз авыл җирлеге җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтен белдереп.

“Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев авыл халкын шундый матур бәйрәм белән котлады һәм балалар бакчасы мөдире Гүзәл Әхмәдуллинага символик ачкыч тапшырды.

Котлаулар кызыл тасманы кисеп балалар бакчасына үткәннән соң залда дәвам итте. “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков, ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Роза Хәйретдинова, Хәсәншәех авылы имам-хатибы Шамил Әхмәтгалиев сүзләре дә котлау һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган иде.

–  Әлегә балалар бакчасына 31 бала йөри. Әмма ул 50 урынлык. Аны тутыру сезнең өстә, – диде Мансур Әхмәтов уены-чыны белән ата-аналарга мөрәҗәгать итеп. – Күрше авыллардан балалар килер дип өметләнмәгез. Аларның һәрберсендә балалар бакчасы бар. Игелеген күрегез, бакча балалар тавышыннан гөрләп торсын.

– Сезнең өметләрегезне акларга, балаларны дөрес тәрбияләргә сүз бирәбез, – дип җавап сүзе белән чыкты Гүзәл Әхмәдуллина.

– Төзелеш 2016 елның июль аенда башланды. Баштан ук авыр барды. Хәтта башта җиңеп чыга алуыбызга ышанып та бетмәдек. Беренчедән, сазлык урында урнашкан.  Өстәвенә, ул көз яңгырлы килде. 90 субай гына суктык. Җирне тигезләү һәм тиешле хәлгә китерү өчен 100 машина балчык, 150 машина ком китте, – диде “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов. – Хуҗалык, авыл җирлеге, Хәсәншәех халкы, ата-аналар, балалар бакчасы коллективы бер гозеребезне дә кире какмадылар, һәрчак ярдәмгә килделәр. Менә шулай уртак көч һәм тырышлык белән башкарылды ул.

Аның каравы, бар да бар. Яшен үткәрми торган җайланмалар әлегә бер шушы балалар бакчасында гына. Ут бетсә дә куркыныч түгел, генератор куелган. Территориясе төзекләндерелгән һәм башкалар. Эченә керсәң дә исең китәрлек – киң, зур, иркен уен, йокы бүлмәләре, кухня, аш бүлмәсе, медицина хезмәте күрсәтү, кер юу, киптерү урыннары, чаралар үткәрү өчен зур гына залына кадәр бар, өр-яңадан җиһазландырылган. Кыскасы, балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Балалар бакчасы ачылу Хәсәншәехта чын бәйрәмгә әверелде. Балалар үзләре дә чыгыш ясады, аниматорлар да алар белән рәхәтләнеп уйнады.

– Мин 60 яшькә кадәр савымчы булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Дүрт балам, 14 оныгым, 2 оныкчыгым бар. Бу бакчага оныгым Илүзә йөри, – диде Галия апа Әхмәтова. – Балаларны сөендергән өчен барчасына зур рәхмәт. Үзләре дә игелек күрсеннәр.

Гөлсинә Зәкиева  










http://arskmedia.ru/2017/10/26/hasanshaehta-balalar-bakchasyi-achyildyi-foto-video/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение