События

Сарай–Чокырчада яңа клуб ачылды 27.10.2017

Сарай–Чокырчада яңа клуб ачылды

Кыюның бәхете артык, диләр. Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәләрнең берсендә җитәкчеләргә яңа клуб төзү мөмкинлеге бар, әмма бәясенең яртысын түләргә кирәк булачак, кем алына дигән сорау биргән иде. Бары тик “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов кына кул күтәрде: “Безнең Сарай–Чокырча авылы клубы бик беткән, анда тырыш халык яши, яңа клуб булса әйбәт булыр иде”, – диде.

Документларны әзерләп йөргәндә республикада клублар төзү программасы гамәлгә керде, хуҗалыкка акча түлисе дә булмады. Республика бюджетыннан 6 млн. сум акча бирелде, “Арча КСМ”ы ширкәте 50 урынлы менә дигән  мәһабәт бинаны төзеп тә куйды.

26 октябрьдә яңа клубны ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул авыл халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлады, республика программаларының районда уңышлы тормышка ашырылуын әйтте.

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов шундый кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен республика, район җитәкчеләренә рәхмәт әйттеләр. “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев матур бина буш тормасын, авыл халкына игелекле хезмәт итсен, дип теләде.

Мин үзем яңа клубның мөдире күптәнге танышыбыз Марсель Шәрәпов булганга да шатланып кайттым. Нәкъ менә шуның кешесе инде ул! Озак еллар участок инспекторы булып эшләгәндә дә (министр кулыннан бүләк алган, республикада танылган хезмәткәр иде ул) сәхнәләрдә еш чыгыш ясады, гармунда уйный, җырлый, соңгы вакытта матур, мәгънәле  шигырьләр дә яза. Клуб ачылу тантанасында үзе иҗат иткән “Сарай–Чокырчам” җырын башкарды. “Авылым минем үзе бер гөлбакча” дигән юллар да бар анда. Дөрестән дә, бик матур авыл ул Сарай–Чокырча. Гомер–гомергә туган авылым Корайван белән бу авыл кешеләре бертугандай яшәде. Хәер, Сарай–Чокырчаның яртысы  болай да корайваннар бугай инде.

Авылны бизәп менә тагын бер гүзәл бина калыкты.

Ильяс Фәттахов Автор фотолары




http://arskmedia.ru/2017/10/27/saray-chokyirchada-ya-a-klub-achyildyi-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение