События

Казанда Гариф Ахунов иҗатына багышланган фестивальнең җиңүчеләре билгеле булды 28.10.2017

Казанда Гариф Ахунов иҗатына багышланган фестивальнең җиңүчеләре билгеле булды

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә Казанның Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте бинасында Гариф Ахунов исемендәге “Хәзинәле гомер” республикакүләм фестивале узды. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан килгән яшь талантлар Гариф Ахунов әсәрләрен татар һәм рус телләрендәяттан сөйләде. Фестивальнең төп оештыручысы — танылган шагыйрә, Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең төп нәтиҗәсе булып катнашучыларның китапны кулга алып укулары булуын әйтте.

“Мин бу форумнан бик канәгать калдым. Дөресен генә әйткәндә, шулкадәр күп катнашучы булыр дип уйламаган да идем. Барлыгы Татарстанның 20 гә якын районыннан килгән катнашучыларны санап чыгардым. Күп кеше чыгышларга ныклап әзерләнеп килгән. Берничә бит проза әсәрен яттан сөйләү җиңел эш түгел. Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт. Мин үз вакытында Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә эшләгән идем һәм соңгы вакытта бергәләп әдәби кичәләр оештыра башладык. Егет-кызларның әсәрләрне татар һәм рус телләрендә башкарулары ныклап әзерлекне күрсәтә. Алар китапны кулга алып укыйлар. Минем өчен бу бик мөһим”, — дип сөйләде Наилә Ахунова.

Фестиваль вакытында Гариф Ахуновка багышланган шигырьне дә ишетеп булды. Шигырьне Мари Элдән килгән шагыйрь Эдуард Платонов иҗат иткән. Эдуарт Платонов шигырьне Наилә ханымга хөрмәт билгесе итеп һәм Гариф Ахунов истәлегенә багышлавын әйтте.

Чистай шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумы укучысы Рәзил Гаязов фестивальнең Гариф Ахунов иҗаты белән якыннанрак таныштыруын әйтте.

“Без иң беренчеләрдән булып чыгыш ясадык, шуңа күрә бераз каушатты, дулкынландырды. Аңа да карамастан, әсәрдән өзекне уңышлы гына сөйләп чыктым, жюрига ошагандыр дип уйлыйм. Гариф Ахунов ул – язучы, тәрҗемәче, журналист. Без аның әсәрләрен мәктәп программасы буенча укыдык. Фестиваль аның әсәрләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде. Язучы аларда тормыш, авыл, тел һәм башка проблемаларны күрсәтә. Мин үзем “Гомер юлы” романыннан өзек укыдым”, — дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Мин үземнең чыгышым белән дә, башкаларныкы белән дә канәгать. Мондый конкурсларда бик еш катнашам. Гариф Ахунов иҗаты белән мин быел гына таныша башладым, чөнки мин Татарстанга Киров өлкәсеннән күчеп килдем. Татар мәдәнияте белән бик соң таныша башласам да, үземә инде күпне ачтым. Бүген мин Гариф Ахуновның “Идел кызы” әсәреннән өзек китердем. Өзек әлегә тәрҗемәдән алынган иде, чөнки татар телен камил рәвештә белмим. Әмма мин татар теле белән бик ныклап кызыксынам һәм әдәби китапларны укырга тырышам”, — диде Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студенты Ольга Опарина.

Барлык катнашучылар да уңышлы чыгыш ясасалар да, җиңүчене дә сайларга кирәк. Гариф Ахунов исемендәге “Хәзинәле гомер” фестиваленең «Көйгә сәнгатьле уку» номинациясендә җиңүчеләре булып Әлмәт политехник техникумы студентлары Даутова Зилия, Якупова Ләйлә, Хисамов Зөлфәт, Ногманов Илнур, Гарифуллин Вадим, Мотыгуллин Ирек билгеләнде. «Сәнгатьле уку һәм театр күренеше» номинациясендә Кама дәүләт автомеханик техникумы студентлары Солтангәрәева Лилиана, Агапова Алинә, Поляков Нияз, Салихов Ринат, Сафин Илнур беренче булды. Арча дәүләт педагогия көллияте укучысы Әхмәтҗанова Әдилә һәм Чистай шәһәренең Авыл хуҗалыгы техникумы укучысы Рәзил Гаязов «Сәнгатьле уку» номинациясендә беренчелекне алды.

Гариф Ахунов, тулы исеме Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (1925-2000) — татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/27/151183/

Фото: Рамил Гали


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение