События

Арчага күрше-тирә районнарның көрәшчеләре җыелды 29.10.2017

Арчага күрше-тирә районнарның көрәшчеләре җыелды

28 октябрьдә шимбә көнне «Арча» спорт комплексына күрше-тирә районнарның (Әтнә, Балтач, Теләче, Кукмара, Биектау, Саба, Арча) көрәшче малайлары җыелды. Заманында көрәшеп җиңүләр яулаган Фәргать Мортазин истәлегенә уздырылды ул. 

Фәргать Яңа Кырлай егете. Узган елның маенда вафат булды. Исән булса, 58 яшь тулган булыр иде. Көрәш тантанасына хатыны Резедә, балалары (өчәү), оныклары, бертуганнары, туганнары, хезмәттәшләре килгән иде. Казанда «Унистрой» компаниясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән улы Ленар идеясы була бу. Идеяны арчалар күтәреп ала. Әлеге зур чарага мәрхүм Фәргат Мортазинның улы Ленар Мортазин иганәчелек итте. Фәргатнең әтисе Әхәт белән бертуган Габделәхәтнең улы Нурмөхәммәт (Шушмабаштан) сөйләп торды:

— Безнең бабай Мортаза булган. Ул Шушмабашта яшәгән. Бик көчле кеше булган. Ат астына кереп ат күтәргән. Көрәшкән. Без көрәшчеләр нәселе. Үземнең игезәк улларым Рамил белән Дамир Казанда көрәшәләр.

Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Шулай ук Казаннан якташыбыз, көрәш буенча халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рифкат Җәләев, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов кайтты һәм ярышларга судьялык иттеләр.

Ярышлар иртәнге сәгать 10 башланды һәм сәгать 3 тулып киткәч тәмамланды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

32 кг. авырлыктагылар арасында

1нче урынны Илфир Габдрахманов (Саба) алды,

2 нче урын —Данир Яруллин (Кукмара)

3нче урын — Ленар Әүхүдиев  (Балтач).

36 кг. авырлыктагылар арасында

1нче урын —Нияз Халиуллин (Саба)

2нче —Илмир Рҗхимов (Т. Мәтәскә)

3нче — Илдар Гөбәйдуллин (Шушмабаш)

40 кг. авырлыктагылар

1нче Элмир Гыйззәтуллин (Курса Почмак)

2нче Артур Мөхәммәдиев (Саба)

3нче Инсаф Хәбибуллин (Яңа Кенәр)

45 кг авырлыктагылар

1.Зөлфәт Рамазанов (Курса Почмак)

2.Ранил Әүхәдиев (Балтач)

3.Надир Әхмәтсафин (Курса Почмак)

50 кг авырлыктагылар

1.Фәнил Галимов (Теләче)

2.Әлфис Маннанов (Т. Мәтәскә)

3.Дилүс Әхмәдиев (Сеҗе)

55 кг авырлыктагылар

1.Илназ Хәлиуллин (Саба)

2.Фәнис Нигъмәтҗанов (Балтач)

3.Рәсим Зәйнуллин (Балтач)

60 кг авырлыктагылар

1.Булат Фәхриев (Биектау)

2.Илһам Камалиев (Теләче)

3.Кирилл Петров (Саба)

65 кг авырлыктагылар

1.Айзат Гәрәев (Балтач)

2.Рүзәл Тимергалиев (Кукмара)

3.Марат Һадиев (Түбән Аты)

70 кг авырлыктагылар

1.Айнур Галимҗанов (Кукмара)

2.Рифат Әхмәдуллин (Саба)

3.Ришат Минһаҗев (Биектау)

75 кг авырлыктагылар

1.Рәниф Нурисламов (Курса Почмак)

2.Илсаф Фәхретдинов (Кукмара)

3.Рәсүл Шәрифуллин (Апаз авылы)

75 кг.нан югары

1.Айдар Мөхәрләмов (Курса Почмак)

2.Фәгыйл Гыйльметдинов (Саба)

3.Рифат Фомин (Әтнә)

Командалар арасыннан

1.Арча районы

2. Саба

3.Теләче

4.Балтач

5.Кукмара

6.Биектау

7.Әтнә

Җиңүчеләргә дипломнар, көрәшче Фәргать Мортазин сурәте төшерелгән истәлекле медальләр һәм акчалата бүләк тапшырылды. Көрәшчеләргә бушлай ашату оештырылган иде.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Румия Надршина фотосы






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение