События

Каратэ түгәрәге Арча малайларын Польшага кадәр алып барды 01.11.2017

Каратэ түгәрәге Арча малайларын Польшага кадәр алып барды

Беркөн редакциягә Миләүшә Нотфуллина керде. Улы Искәндәр белән Арчадан Әсхәт Гәрәев Польшада Европа Кубогына узган ярышларда катнашып кайткан, Искәндәр ярышларда беренче бишлеккә кергән.  9 илдән килгән 600 дән артык спортчы арасында чыгыш ясау үзе үк горурлык бит! Тырышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр, Татарстанннан икесе республика данын яклап Польшага кадәр ярышларга барыр идемени?!

Арча Укучылар сараендагы каратэ түгәрәгенә өченче елын йөри Искәндәр. Урта Бирәзә башлангыч мәктәбенең 4 А сыйныфында укучы малай мәктәптән кайтуга дәресләрен әзерләп куя да, урамда уйнап кергәч шөгыльләргә ашыга. Ә шөгыльләр авыр. Казаннан ук килеп йөрүче тренерлары Геворг Сергсян егет-малайларны тормышның төрле очракларына әзер булып, үз-үзләрен сакларга өйрәтә. Психолог та икән тренер, һәр укучысының йөзеннән, аралашуыннан да проблемасы барын белеп тора, укулары белән кызыксына, киңәшләрен бирә. Мактау сирәк эләгә үзеннән, нык тырышпы, яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәң генә “әйбәт” дигән бәя бирә, ләкин өстәп куя: “Тагын да тырышырга кирәк”.

“Каратэга йөри башлагач, укуы да күзгә күренеп яхшырды”, — ди Миләүшә ханым, — Интернеттан да шушы спорт төре турында фильмнар карый, өйрәнә”. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөреп, гәүдәне тотарга, канатка утырырга өйрәнгән малайга каратэ приемнарын өйрәнү артык авыр булмаган.

Арчаның 1 нче мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы Әсхәт тә нык тырышып, яратып йөри түгәрәккә. Бу спорт төренең яшүсмерләргә кайсы яктан файдалы булуы турында сораша башлаганчы үзе әйтеп бирде: «Каратэ — беренчедән, гәүдәңне формада тоту өчен яхшы. аннан, бу спорт үз-үзеңә ышаныч өсти, тормышта файдалы булмаган эшләрдән тыелырга, дисциплинага, режимга өйрәтә”.

Уңышлар яулар өчен гел шөгыльләнү кирәк. Малайлар мәктәптәге шыгөльләрдән тыш өйдә әтиләре белән дә “сугышып алырга” ярата икән. Инде әтиләр дә приемнарга өйрәнеп беткән. Түгәрәккә йөрүче малай-егетләр елга ике тапкыр зәңгәр, көрән, кара билбау өчен имтихан тота. Зәңгәрдән башлап (алары да берничә баскычтан тора) кара билбауга җитәр өчен, ай-яй никадәр көч түгәсе, “тоз ашыйсы” бар әле.

Әле 10 яшендә генә булса да, шушы спорт төре белән көч сынашырга әллә кайларга барып җиткән Искәндәрнең дә күңелендә уй-фикерләр күп. Үз яшьтәшләренә җиткерәсе килгән фикерләре белән уртаклашты ул: “Карате — малайлар өчен кирәкле спорт төре. Үзеңне генә түгел, якыннарыңны яклар өчен аның ысулларын белү кирәк. Чөнки ул көчле булырга өйрәтә. Польшага барганда мин беренче тапкыр самолетка утырдым, диңгезләр күрдем”. “Самолеттан фотолар төшереп кайткан. Өйгә кайткач иң элек үзе узган юлларны глобустан карады, — дип әңгәмәгә кушыла Миләүшә ханым. — Быел җәй көне Сочида өч атналык лагерьда ял итте ул. Анда каратэ күнекмәләренә өйрәнеп, ярышларда катнашып, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайтты. Бераз күз-колак булырбыз дип, әтисе белән без дә Сочида яшәп кайттык шул вакытта.  Ярышларда катнашканда дөньяга караш киңәя, Чит җирләргә баргач, төрле милләт халкы белән аралашып, телләрне белү кирәклеген дә аңлыйсың. Польшадан Искәндәр тренерына шаккатып кайткан: “Ул инглиз телендә дә шундый иркен сөйләшә, тагын телләр белә икән”, — ди. Әти-әниләргә киңәш итеп әйтәм — балаларын бу спортка бирүдән курыкмасыннар. Биредә аларның дөньяга карашы гына киңәеп калмый, тәрбиягә дә өйрәнәләр”.

Алда тагын ярышлар. 18-19 ноябрь көннәрендә малайлар Мәскәү шәһәре кубогына узачак ярышларда катнашырга ниятләсә, 2 декабрьдә, түгәрәккә йөрүче тагын берничә иптәшләре белән Россия кубогына традицион каратэ ярышларында катнашачак, анда районыбыздан шактый малай-егетләр катнашыр дип көтелә.

Розалия Зиннәтова




М.Нотфуллина фотолары

http://arskmedia.ru/2017/10/30/karate-t-garage-archa-malaylaryin-polshaga-kadar-alyip-bardyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение