События

Каенсардагы гаилә балалар бакчасында 03.11.2017

Каенсардагы гаилә балалар бакчасында

2009 елда гаилә балалар бакчалары модага кереп китте. Безнең районда һәм авылларда да шул чорда 7–8 гаилә балалар бакчасы ачылды. Әмма алар озын гомерле булмады, ничек шауладылар, шулай бик тиз сүнделәр дә. Районда гына түгел, республикада да. Ә менә Каенсар авылында, шулай ук районда гына түгел, бәлки, республикада да бердәнбердер, гаилә балалар бакчасы бүгенгәчә уңышлы гына эшләп килә.  

  • 2009 елда балалар саны азаю сәбәпле, Каенсар балалар бакчасын яптылар. Нишләргә белми йөргәндә, Яңасала мәктәбе директоры, хәзер Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин гаилә балалар бакчасы ачарга тәкъдим ясады, – дип сөйли Каенсардагы гаилә балалар бакчасы җитәкчесе Зөлфирә Хәмидуллина. – Биш бала гына калган иде, калганнар китеп бетте. Биш яшьтәгеләр. Мәктәпкә дә әзерләнергә кирәк. Ташларга жәлләдем. Аеруча Алсинә Хаеваны. Башкаларының әниләре укытучылар, балалары белән шөгыльләнә алалар, ә Алсинәнең әти–әнисе гади колхозчылар. Кыз үзе бик тырыш. Тәвәккәлләп, ирем Илгиз белән дә килешеп, өйдә шушы биш бала белән гаилә балалар бакчасы ачып җибәрдем. Алсинәгә килгәндә, өметемне аклады. Хәзер Арчаның җиденче мәктәбендә 7 сыйныфта укый. Республика олимпиадаларында да урыннар ала.

Зөлфирә Шәриповна Каенсар кызы. 1988 елда Казан медицина училищесын тәмамлый. Казандагы онкологик диспансерда шәфкать туташы булып эшли. Бер елдан Себердә туган, күчеп кайтып Вятка Аланында яшәгән, һәр җәй Каенсарга туганнарына кайткан, 7 сыйныфтан бирле дуслашып йөргән Илгизгә кияүгә чыга. Авылда төпләнә яшь гаилә. Илгиз электрик булып урнаша. Бер–бер артлы ике кызлары туа.

  • 1995 елны авылда беренче тапкыр балалар бакчасы ачылды. 28 бала йөри иде. 50 хуҗалыклы Каенсарга бу, – ди Зөлфирә Хәмидуллина. – Мин шунда тәрбияче булып урнаштым. Эшләгәндә Казан педагогия училищесын кызыл дипломга тәмамладым, югары белем дә алдым. Тормыш шулай үз җаена дәвам итте. Әмма… Кызларыбыз үсеп өйдән чыгып китте, әни вафат булды, ирем Казанга йөреп эшли. Өйдә берүзем калам. Гаилә балалар бакчасы ачу турындагы тәкъдим нәкъ менә шушы чорда ясалды.

Юк, җайлы гына башкарылмый ул эш. Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк. Йокы, уен, пешерү, ашау бүлмәләре, территориясе – кыскасы, балалар бакчасы икән, ул барлык таләпләргә дә туры килергә тиеш. Санэпидемстанциядән дә, янгын частеннан да, башка оешмалардан да килеп тикшерәләр, киңәшләр бирәләр, тәкъдимнәр ясыйлар.

  • Бар таләпләргә туры китереп эшләргә туры килде, – ди Зөлфирә Шәриповна. – Суы бар, үз коебыз, өебез иркен, йокы, уен, дәресләр өчен мөмкинлекләр тудырылган. Дөрес, территориябез әллә ни зур түгел. Уен өчен мәйданчык та юк. Әмма без тик тормыйбыз, табигатькә экскурсияләргә дә бик еш йөрибез, шунда бәйрәмнәр дә оештырабыз. Туклану да бик яхшы. Җиде ел Нәзифә Җәләева пешекче булып эшләде. Ул хәзер лаеклы ялда. Аның урынына Нәҗибә Хаева килде. Савыт–сабаны, урын–җирне элеккеге балалар бакчасыннан алдык. Уенчыкларны ачылган елны бирделәр. Азык–төлекне элек авыл кибетеннән ала идем. Хәзер китерәләр. Нәкъ зур балалар бакчаларында кебек аның эше бик күп, отчетларын, дәресләргә планнарны, менюларны төзим, журналларны тутырып барам. Үземә генә авыр булыр иде, ирем бик булыша.
  • Терлекләр, кош–кортлар да асрыйлар бит әле алар. Аннан авыл җирлеге эшләренә дә кушарга туры килә. Юл кырыйларын чистартулар, өмәләр һәм башкалар. Шуның өстенә концерт, спектакльләр куйганда да Илгиз белән икәүләшеп катнашалар, – ди Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин. – Тик менә бер нәрсә генә борчый, коммуналь хезмәтләр өчен Зөлфирә Шәриповна үз исәбеннән түли. Ул болай да мөдир, тәрбияче, педагог, шәфкать туташы, җыештыручы. Барысы да бер хезмәт хакына бит. Квитанцияләрне китереп бирергә кушалар. Ул балаларны кемгә калдырырга тиеш? Бу мәсьәләне хәл итеп бетерергә иде.

Без сөйләшкән арада балаларның йокыдан уяныр вакытлары да җитте. Зөлфирә Илгизгә тизрәк музыка кабызырга кушты. Безнең аптыраулы карашка ул: “Яңа килгән бала бар. Авырдан уяна һәм елый башлый. Ә музыка куйсаң, тыныч кына торып утыра”, – диде Зөлфирә.

Өч яшьлек Кәрим, Ислам, Нәргизә, биш яшьлек Элеонора, алты яшь ярымлык Адилә (гаилә бакчасына 1,5 яшьтән 6 яшькәчә балалар йөри, авылдан гына түгел, Арча станциясеннән, Айваннан да китерәләр) юынып, киенеп залга чыктылар, бик теләп фоторәсемгә төштеләр, аннан өстәл янына килеп утырдылар. Өй җылы, рәхәт. Октябрь җиткәнне көтмиләр, балалар йөри башлагач ук ягу сезонын ачалар икән. Көндәлек режим нигезендә эш алып барыла. Иртәнге җидедән кичке дүрткә кадәр. Рәсем, математика, сөйләм теле, аппликация буенча дәресләр гадидән катлаулыга дигән принцип буенча оештырыла. Кечкенәләр дә дәрестә катнашабыз дип кенә торалар.

Чаралар да үткәрелә. Бер бәйрәмне дә калдырмыйлар. Ул вакытларда өй эче клубка әверелә икән. “Вак–төяк күчтәнәчләр, бүләкләр алуда үземнең кызларым, апам булыша. Балаларның күңелләрен күрергә тырышабыз. Яңа елда хәтта үзем Кыш бабай булып, чанага утырып, аны Илгиз машинасына тагып алып килә”, – ди Зөлфирә Хәмидуллина.

Әнә шундый кечкенә, әмма төш кенә балалар дөньясында булырга туры килде. “Тихий час” булу сәбәпле, тынлык каршы алса, балаларның гөрләп торган шат тавышы безне озатып калды.

Гөлсинә Зәкиева  Автор фотолары




http://arskmedia.ru/2017/11/02/kaensardagyi-gaila-balalar-bakchasyinda-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение