События

Арчада шашка ярышлары узды 05.11.2017

Арчада шашка ярышлары узды

Арча Укучылар сараенда районның мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлары узды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. Һәм алар  арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.

1-2 нче сыйныф кызлары арасында Яңа Кырлай мәктәбеннән Ландыш Галимуллина район чемпионы булды. Шушмабаш мәктәбеннән Иркә Сәмигуллина 2нче, Арча 7 нче мәктәбеннән Эльвина Шәфикова 3нче урынны алды.

Малайлар арасында 1 нче урынны Яңа Кырлай мәктәбеннән Булат Шакиров яулады. Икенче призлы урында — Шушмабаш мәктәбеннән Кәрим Йосыпов. Иске Чүриле мәктәбеннән килгән Ильяр Гарифуллинга 3 нче урын бирелде.

3-4 нче сыйныф кызлары арасында иң көчлесе Ашытбаш мәктәбеннән Рәзилә Ситдикова булды. 2 нче, 3 нче нәтиҗәне Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова һәм Арчаның 2 нче мәктәбеннән Рәлинә Хәбибуллина күрсәтте.

Малайлардан Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады. 2нче, Знче урыннарны Ашытбаш мәктәбеннән Рузәл Фәйзрахманов һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Әхтәм Зарипов лаек булды.

5-6 нчы сыйныф кызлары арасында Шушмабаш мәктәбеннән Айгөл Фәттахова көчле уйнады. Кәче мәктәбеннән Гүзәл Гәләветдинова һәм Ашытбаш мәктәбеннән Адилә Сираҗиева 2 нче, 3 нче урын алдылар.

Егетләр арасында Носы мәктәбеннән Илнур Абдуллин җиңде. Шушмабаш мәктәбеннән Илдар Гобәйдуллин 2 нче, Яңа Кырлай мәктәбеннән Илназ Закиров 3 нче урында.

7-8 нче сыйныф кызлары арасында беренче баскычка Арчаның 7 нче мәктәбеннән Карина Гайнетдинова күтәрелде. Кәче мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева 2 нче урынны яулады. Яңа Кырлай мәктәбеннән килгән Зәринә Фәхриева 3 нче урында.

Егетләр арасында район чемпионы исеменә Кәче мәктәбеннән Алмаз Мифтахов лаек булды. 2 нче, Знче урыннар Арчаның 7 нче мәктәбеннән Даниил Лексинда һәм Ашытбаш мәктәбеннән Рузәл Әүхәдиевта.

Башлангыч мәктәпләр арасында 1 нче урында Кызылъяр  башлангыч мәктәбе, төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән Кәче мәктәбе 1 нче, Носы мәктәбе 2 нче, Утар Аты мәктәбе 3 нче урында. Урта мәктәпләрдән 1 нче урында Яңа Кырлай мәктәбе, Шушмабаш һәм Ашытбаш мәктәпләре 2 нче, 3 нче урыннарны яуладылар.

Җиңүчеләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин) балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

Хәйдәр Зәйнуллин, Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары

Айгөл Бурангулова фотосы




http://arskmedia.ru/2017/11/04/archada-shashka-yaryishlaryi-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение