События

Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз! 07.11.2017

Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы  Сезне туган көнегез белән тәбрик итә. 

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Белешмә

Мөслимә Хәбри кызы Латыйпова 1951 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасының Арча районы Клачи авылында туган. Дж.Сорос Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлаган. Сәүдә кусты директоры, ашханә мөдире, коммерция фирмасы җитәкчесе булып эшли.

1994 елдан – “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры. Казан шәһәре Думасында “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзасы. Шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык, социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия әгъзасы.

ТР һәм РФ атказанган сәүдә хезмәткәре, “Ел менеджеры - 2002” россиякүләм конкурс җиңүчесе, “Ел җитәкчесе” республика конкурслары лауреаты. “Сәүдә кешесе - 2004” дипломы, “Хатыз-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе” (2008), “Слава России”(2004) ордены, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты, Дуслык ордены белән бүләкләнгән.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение