События

Сикертәндә Ак калфак бәйрәме узды 07.11.2017

Сикертәндә Ак калфак бәйрәме узды

Ак калфаклар киеп,ак алъяпкыч бәйләп,күңелләргә сафлыйк салыйк без…

Күбәләктәй ап-ак кар бөртекләре әйләнгәләп җир өстенә куна. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Яңа яуган кар өстенә басып, ак яулыклы әбиләребез, түбәтәйле малайлар, калфак кигән кыз һәм апалар мәдәният йортына җыела. Бүген биредә “Милли гореф-гадәтләр-төбәгебезнең онытылмас хәзинәсе” дип исемләнгән күркәм бәйрәм чарасы булачак. Әйе, менә шулай матур башланып китте изге җомга иртәсе.

Җырларда җырланган, хатын-кызларыбызның күрке булган Ак калфак… Инде онытылып беткәндә, борынгыдан килгән ядкарь буларак кына искә алына башлаган бер вакытта янәдән халыкка кайтты ул. .“Ак калфак»лыларның максаты да төрле чаралар аша нәкъ менә халкыбызның милли гореф-гадәтләрен торгызу, хатын-кызның җәмгытьтәге урынын билгеләү, аны бөтен яктан килгән камил зат итеп күрсәтү .

Килгән апалар иң беренче күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә кул эшләре: мендәр тышлары, сөлгеләр, тәрәзә йөзлекләре, ашъяулык, урын-җир япкычлары, алъяпкычлар урын алган. Һәммәсе дә чигүле. Апалар, яшь чакларын искә төшерделәр. Чиккән сөлге , кулъяулыклар –безнең тарихыбызның күркәм истәлеге .Без аларның бизәкләрен йөрәкләребезгә сеңдереп калыйк .Халкыбызның   җәүһәрләре күзләребез аша безнең күңелләргә дә күчсен.

Талгын гына көй агыла. Л.Шагыйрьҗанның “Ак калфак” шигыре яңгырый. Кичәдә татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәре турында күп сөйләнелде, мәкаль-әйтемнәр әйтелде. Укучы кызларның чулпыларын чылтыратып биегән татар биюләре, нәфис сүзләре,җырлары ямь өстенә ямь өстәде. “Чыннан да, бик булдыралар хәзерге яшьләр”,-дип елмаешты ак яулыклы апалар.“ Туган җирне сайлап алып булмаса да аның белән горурланып була.  Әлеге җирлектә туып — үскән кеше буларак  ышанып әйтә алам: тыйнак, әмма үз-үзенә нык ышанган халык яши безнең якларда. Әйе халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы – биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган. Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф — гадәтләрен, мәкаль — әйтемнәрен, әкият – риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә, олыларның үгет-нәсихәтләрен,васыятьнамәләрен тыңларга кирәк .Авылыбызның иң мөхтәрәм кешеләре Хөсәенова Рая һәм Сөнгатова Наилә апаларның үгет –нәсихәтләре, васыятнамәләр турында киңәшләре тыңланылды. Алар әле безгә бик кирәк. Ә.Еникиның “Әйтелмәгән Васыят” әсәре белән таныштырылды. Кичәне ямьләп Әхмәдиева Халидә апа башкаруында мөнәҗәт тыңланылды. Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән,шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган,күңел хисен белдергән. Шатлыкта, кайгыда һәрберебез татарга гына хас моңга тартыла. Кичәдә яңгыраган моңлы җырлар да кичәгә ямь өстенә ямь өстәде.

Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.

Алар безгә гасырлар дәверендә җыелып килгән. Киләчәк тә “Ак калфак “ оешмасы аларны сакларга, түкми чәчми киләчәк буыннарга тапшырырбыз дип ышанабыз.

«Ак калфак» оешмасыннан китапханәче Гөлфирә Зарипова. Автор фотосы

http://arskmedia.ru/2017/11/07/sikertanda-ak-kalfak-bayrame-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение