События

Сикертәндә районкүләм Мөхәммәт Мәһдиев укулары башлана 14.10.2015

Сикертәндә районкүләм Мөхәммәт Мәһдиев укулары башлана

Мөхәммәт Мәһдиев тормыш юлын һәм аның иҗатын өйрәнүче хәзерге заман галимнәренең иҗатын тирәнтен өйрәнү; сәләтле укучыларны ачыклау; укучыларда фәнни белемнәрне актуальләштерү; халкыбызның тарихы, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 22 нче октябрь көнне Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә районкүләм Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәреләчәк.

Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда М. Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, һәм уңышлы тәмамлап, 1964 елда «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Аспирантураны тәмамлаганнан бирле Мөхәммәт Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли. Ул – 1961 елдан КПСС члены иде.

Мөхәммәт Мәһдиев 1995 елда вафат була.

Чыганак: http://trkarcha.ru/sikert-nd-rayonk-l-m-m-h-mm-t-m-diev-ukularyi-bashlana


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение