Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Барысына да дәшмәвебез сәбәпче
Ана телебезне, милләтебезне саклау, камилләштерү, үстерү мәсьәләсе соңгы ике айда төп проблемаларның берсенә әверелде. Рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә рус милләтеннән булган балаларга татар теле укытудан ризасызлык белдергән ата–аналардан килеп чыккан бу вәзгыять бөтен җәмәгатьчелекне аякка бастырды.
Саф татарча сөйләшүче Арча ягы да читтә калмады. Чөнки без – татарлар, дип сөйләшкәндә Тукайның “Туган теле”н, тел дигәндә беренче булып Арча ягын истә тоталар.
Узган атнада Арча педагогика көллиятендә “Арча. Туган тел, гореф–гадәтләр: киләчәккә караш” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Максаты – туган телне камилләштерүнең яңа ысулларын барлау, гореф–гадәтләрне яшь буынга җиткерү, милли мәдәнияттә туган телнең һәм гореф–гадәтләрнең әһәмияте, балаларда туган телгә кызыксыну уяту, милләтебезнең күренекле шәхесләре мисалында туган телнең бөеклеген күрсәтү һәм башкалар.
Түгәрәк өстәл тематикасы буенча өч төркемгә (“Туган телдә белем һәм тәрбия”, “Туган тел һәм гореф–гадәтләр”, “Туган тел һәм мәгълүмати чыганаклар”) бүленеп үтте. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре белән филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Йосыпов, язучы, журналист Вакыйф Нуриев, шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, Татарстанның атказанган артисты Шамил Әхмәтҗанов, журналист Риман Гыйлемханов, Татарстан “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручысы Фәридә Төхвәтуллина, “Белем.ру” оешмасы директоры Раил Гатауллин һәм башкалар очрашты.
– Шундый мәйданчык булдырып туган телдә белем бирү һәм тәрбия буенча очрашу – район тарихында беренче. Көллияткә килгәндә, бездә милли мохит хөкемлек итә. Милли кадрлар әзерләү үзәге бар. Татар телендә әдәбиятны укытуны 1–4 курсларда саклап киләбез. Бу – безнең зур казаныш. Чөнки без тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары әзерләп чыгарабыз, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Чараларны татар телендә үткәрәбез. Бу милли мохитне тагын да баета. Безгә бу юнәлештән тайпылмаска иде. Чөнки туган телен белмәгән баланың киләчәге юк.
Татар мәктәпләрендә тел мәсьәләсе бик борчымый. Иң бәхәслесе – рус мәктәпләрендә татар теле укыту. Шушы юнәлештә һөҗүм бара.
– Ил башлыгының бер чыгышында рус телен белү мәҗбүри һәм ул телдә сөйләшү бәхәссез, ә туган телдә сөйләшү мәҗбүри түгел, дигән уйлап бетерелмәгән сүзләреннән килеп чыккан хәл бу. Бәлки, аның нияте начар да булмагандыр. Рус теле ул дәүләт, милләтләр аралашу теле, аны белү кирәк. Икътисади шартлар аның мөһимлеген тудырган. Шул ук вакытта татар телен өйрәнү ихтыярый, дию дә ялгыш, – диде Рүзәл Йосыпов. – Законнарны белмибез, шуның нәтиҗәсендә бик күп нәрсәне югалтабыз. Беренче чиратта сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Әле татарча сөйләшә алмыйлар, инша яздыралар, нинди генә өй эше бирмиләр. Татарлар өчен кыен, руслар ничек өйрәнсен? Ата-аналар татарча сөйләшүгә түгел, менә шулай укытуга каршы. Бу вакыйгалар тууга без үзебез мөмкинлек бирдек.
– Бу мәсьәлә күптәннән өлгереп килә иде, – дип кушылды Рифат Җамал. – Барысына да безнең дәшмәвебез сәбәп. БДИны русча гына бирү турында закон чыкты. Дәшмәдек. Узып китте. Әгәр татар теле укыту бетсә, милләт юкка чыгачак, – диде ул. – Әмма монда татар телен укыту түгел, татар телендә укыту турында сүз барырга тиеш.
– Әйе, татар телен укыту методикасы сорау тудыра. Ата-аналар шуны күтәреп чыкты. Моннан кайберәүләр бик оста файдаланды, – диде Рәмис Әймәт.
Безгә көнкүрештә сөйләшү түгел, ә дөрес, матур татар теленә өйрәтергә кирәк. Чаралар да татар телендә үтсен, дигән фикерләр дә булды. Аңа җавап итеп районда чараларның татар телендә үткәрелүе турында чыгышлар булды.
– Иң беренче Тукайны, аның әсәрләрен, иҗатын телгә алабыз. Якташ халык язучыларын да онытмыйбыз, язучыларыбызны искә алу кичәләре дә үткәрәбез. Районыбыздан чыккан язучыларның бүгенге көндә безнең белән тыгыз элемтәдә торуы да күңелле күренеш, – диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова. – Безнең базада “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы үзенең эшчәнлеген яңартып җибәрде. Әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә районның Г.Ахунов исемендәге премиясе биреп барыла. “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе эшләп килә. “Әдәби мәйданнар” киң җәелеп китте.
– Нинди авыр заманда да татар халкы телен, динен, мәдәниятен саклаган. Бүгенге хәл дә үзенең чишелешен табар, зур чигенешләр ясарга ирек бирмәс, югалтуларга дучар итмәс, дип уйлыйм, – диде Хәнәфи Бәдигый.
Әнә шундый фикерләр яңгырады бу очрашуда. Һәрберсе үз сүзен җиткерергә тырышты. Әмма барысының да бер максат – туган телебезне саклау. Соңыннан төркемнәр эшләренә нәтиҗә ясалды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
– Авыл мәктәпләрендә татарча укыту буенча проблемалар юк. Шәһәрдә ул. Авыллар кими, кешеләр бетә. Ничек итеп аларны саклап калырга? Бер булып, милли рухыбызны, татар телебезне саклап калганда гына була. Телебез бетә икән, милләтебез бетә, милләтебез бетә икән, рухыбыз таркала, – диде ул. – Татар телен яхшы белгән русча сөйләшә торган балага инглиз телен үзләштерү дә җиңел булачак. Татар теле үзебез, рухыбыз өчен, ә рус һәм инглиз телләре тормышыбыз өчен кирәк. Без, татарлар, рухыбызны, телебезне сакларга тиеш.
Гөлсинә Зәкиева Автор фотолары
http://arskmedia.ru/2017/11/08/baryisyina-da-dashmavebez-sabapche-foto/