События

Носыда урам концерты узды 08.11.2017

Носыда урам концерты узды

5 нче ноябрь көнне, Носы мәдәният йортында “Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” дип исемләнгән урам концерты булып узды.Бу кичне Татарстан урамында яшәүче үзешчәннәр үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмебез “Каз өмәсе” күренеше белән башланып китте.

Программа җырларга, шаян биюләргә, кызыклы күренешләргә бик бай иде. Чыгыш ясаучы һәркем үз урамы данын яклау өчен күп көч куйды. Бәйрәмебезнең матур бизәге булып Носы авылында туып үскән, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашларыбызның катнашуы булды. Аларның бу бәйрәмдә катнашып , үз урамнары исеменнән авылдашларга җыр-моңнарын бүләк итеп, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашканнары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Соңыннан җирлек башлыгы Вәзир Сәгыйтовта тамашачылар исеменнән үзешчәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алдагы концертны оештыручыларга уңышлар теләде.

Рамилә Әхмәтова, автор фотолары

http://arskmedia.ru/2017/11/07/nosyida-uram-kontsertyi-uzdyi-foto/

  


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение