События

Арчада яңа мәктәп ачылды 10.11.2017

Арчада яңа мәктәп ачылды

Арча шәһәрендә төзелгән яңа урта мәктәпне ачу тантанасында балалар башкарган җырдан алынды бу сүзләр. Аларга тирән мәгънә салынган – туган тел белән туган ил бер–берсеннән аерылгысыз алар.

Тантана башланганчы мөхтәрәм ветераныбыз, Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Илдус ага Сәгъдиев белән сөйләшеп утырдык.

– Телебезне саклау, үстерү өчен мәктәпләрдә татар теле–әдәбияты укытуга бирелгән сәгатьләр саны гына иң мөһиме түгел икәнлеген аңларга кирәк, – диде ул. – Әзерлекле укытучы ике сәгатьтә дә әйбәт нәтиҗәгә ирешергә, әзерлексезе биш сәгатьтә дә моңа ирешә алмаска мөмкин.

Илдус абый Самара өлкәсенә әлифба авторларының берсе Сәләй Вагыйзовның туган авылына баргач, андагы балаларның саф татар телендә сөйләшүенә исләре китүе турында сөйләде. Ә бит анда татарча бөтенләй укытмыйлар, телне гаиләдә өйрәнәләр.

Финляндиягә баручылар да татарларның чиста итеп татарча сөйләшүенә сокланып кайталар.

Без мәктәптә укыту программаларына йогынты ясый алмыйбыз, әмма гаиләдә балаларыбызны, оныкларыбызны ана телебезгә өйрәтә алабыз. Мәктәпләребездә дә  берәү дә туган телдә укытуны тыярга җыенмый.

Арча шәһәрендә төзелгән әлеге 500 урынлы мәһабәт урта мәктәптә 1–9 сыйныфларда федераль мәгариф дәүләт стандарты кысаларында татарча укыту һәм тәрбия бирү юнәлеше күздә тотыла. Биредә заманча мәгариф технологияләре куллану, “Сәләтле балалар” программасын кертү, база предметлары буенча укыту сәгатьләрен арттыру, укучылар сайлаган профильләр буенча өстәмә курслар оештыру, инглиз телен тирәнтен өйрәнү (1–2 сыйныфларда өстәмә белем бирү исәбенә, 5 сыйныфта инглиз телендә информатиканы өйрәнү) һ.б.күздә тотыла.

Яңа мәктәп төзелү Арча шәһәре мәктәпләрендә бер сменалы укытуга күчү юнәлешендә дә мөһим вакыйга булды.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тантанадагы чыгышын республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтүдән башлады.

– Рөстәм Нургалиевич,  мин район башлыгы булып эшләгән өч елның да ахырында килеп районга зур бүләк ясап китәсез, – диде ул. – Менә бу мәктәп тә Сезнең  булышлык белән төзелде. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!

– Без бу мәктәпкә зур өметләр баглыйбыз, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Безгә әзерлекле кадрлар бик кирәк. Быел республикада дүрт яңа мәктәп төзелде, шуның берсе – Арчада. Арча минем өчен чит түгел, мин анда җиде ел эшләдем. Районның күп кешеләре таныш.

Президент республикада утыздан артык программа эшләвен  әйтеп үтте. Биш елда 926 мәктәп һәм балалар бакчалары төзекләндерелде. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов арчаларны әлеге вакыйга белән тәбрик итте, уңышлар теләде. Ул мәктәп директоры Рамил Мөхәммәдияровка 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Тантана укучылар чыгышлары белән дәвам итте. Ветеран укытучы Наилә Миннемуллина үзенең шатлык хисләрен шигырь юлларына салган:

Бүген монда бик зур бәйрәм,

Бүген монда тантана.

Яңа мәктәп ачабыз бит,

Килгән халык таң кала.

Рөстәм Нургалиевичка,

Арча халкы рәхмәтле.

Сезнең фатиха белән бит,

Булдык яңа мәктәпле.

Оныклар өчен сөенеп,

Яшибез менә без дә,

Ялкауланмагыз, балалар,

Тырышып укыгыз сез дә.

Олы юл буенда урнашкан әлеге бинаның нинди тиз калкып чыгуына барыбыз да сокланып йөрдек. Узган ел әле ул сүздә генә иде. Быел 15 гыйнварда эш башланды. Аны Казанның “Стройсервис” ширкәте осталары төзеде. Бәясе – 374089,7 мең сум. Акчаны “РФ субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга булышу” федераль программасы кысаларында республика бюджетыннан биргәннәр.

Әлегә мәктәптә 383 бала белем ала.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көнне шәһәрнең Муса Җәлил урамындагы күптән түгел генә тапшырылган күп фатирлы йортта булды. Ул Ибраһимовлар, Шакирҗановлар гаиләләрен яңа фатирлар белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Ильяс Фәттахов.

    Гөлсинә Зәкиева видео, фотолары 








http://arskmedia.ru/2017/11/09/archada-ya-a-maktap-achyildyi-foto/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение