События

Җылы хатирәләр 09.11.2017

Җылы хатирәләр

Безнең халкыбызда “Күңел калмак – бер калҗа” дигән әйтем бар. Ә без өлкәннәр өчен үткәрелгән берсеннән–берсе күңелле чаралар, кадер-хөрмәт бер калҗалык кына булмагандыр. Сүзем шул турыда.

Газета аша район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы, мәдәният йортларында үткәрелгән спектакль, концертлар, музей һәм китапханәләрдә оештырылган тәэсирле очрашулар безнең күңелләрдә әйтеп бетергесез җылы хатирәләр булып саклана.

Көннәрнең берсендә район үзәк китапханәсенә гомерләрен яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф, мәдәният ветераннары чакырылды. Очрашуга гуманитар техник техникумда укучы яшьләр дә килгән иде. Яшьләр белән олы тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәр арасында “Нәрсә ул игелеклелек, мәрхәмәт, бер-береңә ихтирам?” дигән темага җылы һәм җанлы әңгәмә оештырылды. Яшьләребез әлеге әңгәмәләрдә бик актив һәм төпле, үзенчәлекле фикерле булулары белән сокландырдылар. Чын күңелдән сөйләшү килеп чыкты. Очрашуны китапханә хезмәткәре Гөлназ Минһаҗева алып барды. Студентларның безгә чәчәк бәйләмнәре, китаплар тапшырулары ямь өстенә ямь булды. Рәхмәт сезгә, яшьләр, теләк-максатларыгызга ирешергә язсын!

Фәрхәт Зыятов, ветеран укытучы




Ю.Ибраһимова фотолары

http://arskmedia.ru/2017/11/09/yilyi-hatiralar-foto/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение