События

Арчага ике чемпион, бер призчы кайтты 13.11.2017

Арчага ике чемпион, бер призчы кайтты

10-12 ноябрь көннәрендә Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча «Урал кубогы» бөтенрәсәй турниры булып узды. Быелгы турнирда Пермь өлкәсенең ике командасыннан тыш, Татарстан, Башкортстан, Свердловск, Чувашстан, Марий Эл, Киров, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Мордовия һәм Оренбург көрәшчеләре бил алышты.

«Урал кубогы» өчен 17-18 яшьлек егетләр 55, 60, 65, 70, 80, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәү авырлыгында бил алышты. 90 кг да чемпион булып Татарстан җыелма командасыннан Арча егете Нәсим Габидуллин калды.

«Урал кубогы» өчен ир-егетләр 60, 65, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары үлчәүдә бил алышты. Ир-егетләр арасында да безнең үз чемпионыбыз бар. 65 кг үлчәү авырлыгында Рамил Хәкимҗанов 1 нче урынны яулады. 80 кг үлчәү авырлыгында Арча районы Наласа авылы егете Зарипов Фаяз пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Көрәш нәтиҗәләре буенча, үз авырлык үлчәвендә җиңүче көрәшчеләр белән беррәттән, иң яхшы командалар да ачыкланды. Шулай итеп, Татарстан – беренче, Башкортстан – икенче, Пермь һәм Чиләбе командалары өченче урынны яулады

  

В.Таджибаева фотосы

http://arskmedia.ru/2017/11/13/archaga-ike-chempion-ber-prizchyi-kayttyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение