События

Мөрәле балалар бакчасында «Уңыш» бәйрәме узды 14.11.2017

Мөрәле балалар бакчасында «Уңыш» бәйрәме узды

Табигатьне кызгылт-сары төсләргә бизәп, җирдә моңсу көз хөкем сөрә. Алтынсу яфракларга төшкән саран кояш нурлары күзләрне чагылдырып бар җирне сихри матурлыкка күмә. Елның шундый сихри фасылында татар халкы элек- электән “Уңыш” бәйрәмнәре үткәргән.

Мөрәле балалар бакчасында да “Уңыш” бәйрәме үткәрелде. Берсеннән-берсе матур киенгән балалар көзнең бөтен матурлыгын, байлыгын чагылдыра алдылар. Игенчеләрнең басудан амбарларга икмәк ташуын, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерүен, урманның безне гөмбәләре белән сыйлавын бик оста сәхнәләштереп күрсәттеләр. Үзләре дә яшелчәләр булып киенеп биеделәр. Сөмбеләне каршы алырга да бик ныклап әзерләнгәннәр: “Яфраклар”, “Гөмбәләр” биюләрен барыбыз да сокланып карадык. Тәрбияче Гүзәл апалары әйткән табышмакларга да җавапларны бик тиз белделәр, матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләделәр. Авыл китапханәчесе әзерләгән китап күргәзмәсе дә бәйрәмгә ямь өстәде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә әти-әниләр көче белән әзерләнгән ярминкә булды. Берсеннән- берсе тәмле ризыклар, кул эшләнмәләре сатылган акча бакчага уенчыклар алуга тотылачак. Безнең Мөрәле балалар бакчасы һәрвакыт әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торып, аларның ярдәмен тоеп яши. Әнә, инде тузып бетте дигән курчакларга да әниләр матур киемнәр тегеп киерткәч, өр-яңаларга охшап калганнар!

Мөрәле балалар бакчасында үткәрелгән һәр кичә тирән эчтәлекле, оешкан төстә уза. Кичә ахырында бакча җитәкчесе Нурфия Туктарова белән тәрбияче Гүзәл Набиуллина әти-әниләр белән бер-берсенә рәхмәтләр әйтешеп таралыштылар. Шулай күмәк көч белән, бергәләп алып барылган эш кенә уңай нәтиҗәләр бирәдер ул.

Нурфия Туктарова фотосы


http://arskmedia.ru/2017/11/13/m-rale-balalar-bakchasyinda-u-yish-bayrame-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение