|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
16.11.2017
Иске Ашыт халык театрын Казан тамашачысы көтә
Иске Ашыт халык театры Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар” әсәрен сәхнәләштергән иде. Быел да коллектив шул спектакль белән иҗат сезонын башлап җибәрде. Шушмабаш, Ашытбаш, Сикертән, Әтнә районының Күшәр авылларында чыгыш ясады, 18 ноябрьдә Иске Иябаш, 20 ноябрьдә Иске Ашытта куячак. Ә 21 ноябрьдә Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда үзешчәннәрне Казан тамашачысы көтә. Бу көнне алар халык театрларының “Идел–Йорт” төбәкара фестивале кысаларында чыгыш ясаячак.


http://arskmedia.ru/2017/11/16/iske-ashyit-halyik-teatryin-kazan-tamashachyisyi-k-ta/
