Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бар нәрсә кешеләргә яхшы булсын өчен эшләнә
Юллар, юллар… Һәрнәрсәнең үз урыны булган кебек, юллар да тормышыбызда зур роль уйный. Чөнки хәзер һәр хуҗалыкта җиңел машина, хәтта берничә булганнары да бар. Барыбыз да туктаусыз хәрәкәттә. Шуңа юлчыларга карата таләпләребез дә зур. Машина белән җилдереп кенә бара торган тигез асфальт юл кирәк һәммәбезгә. “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы безнең шундый югары таләпләребезне тормышка ашырырга тырыша. Арча урамнарына асфальт түшәлә, кечкенә авылларга да шундый юллар илтә… Киләчәктә әле барлык авылларыбызга да асфальттан гына элдерербез, дигән өмет уяна.
Һәр ел октябрь аенда юлчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көндә алар өчен еллык башкарган эшләренә нәтиҗә чыгарырга җирлек тә җитешә. 2015 ел “Татавтодор” акцио- нерлык җәмгыятенең Арча филиалы өчен ничек булды икән? Шушы һәм тагын үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән без җитәкчесе Альберт Сафиевка мөрәҗәгать иттек.
– Альберт Тәлгатович, агымдагы ел сезнең күзлектән чыгып караганда ничек үтте? Ел башында куелган бурычлар үтәлдеме?
– Безнең филиал Арча, Әтнә, Теләче районнарын үз эченә ала. Без хезмәт күрсәткән юлның гомуми озынлыгы 818,2 километр. Арча районы буенча 431,855 километр. Шуның 348,395 километрына асфальт, 28,055 километрына вак таш салынган, калганы грунт юл. 2015 елның 9 аенда юллар төзү, яңарту, төзекләндерү, шулай ук автомобиль юлларын карап тору буенча, сумнарга күчереп исәпләгәндә, 670798,211 мең сумлык эш башкардык. 231405,984 мең сумы Арча, 107779,744 мең сумы Әтнә, 194337,403 мең сумы Теләче,137275,080 мең сумы Биектау районнары буенча. Бу саннарны китереп мин, бердән, 9 айлык эшебезгә нәтиҗә ясарга булсам, икенчедән, чагыштыру өчен дә бик уңай. Күргәнегезчә, иң күп эш Арча районында башкарылган.
– Бу хакта сүз чыккач, бәлкем, Арча районы территориясендә хезмәт күрсәткән объектларыгыз белән таныштырып та китәрсез.
– Әлбәттә. Федераль максатчан программа буенча, мәсәлән, Арча–Сеҗе–Иске Муй автомобиль юлын (0,97 километр ара) төзеп, асфальт түшәдек. Арча–Олы Әтнә, Ашытбаш–Шушмабаш–Карадуган, Ташкичү–Мәмсә юлларының тузган урыннарына (ул барысы бергә 3,19 километрга җыела) нигезен үзгәртмичә өстән асфальт җәелде. “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте янында да быел бик зур эш башкарылды, яхшы, бөтен таләпләргә туры килерлек суүткәргеч торба салынды. Автомобиль белән идарә итүчеләр өчен бик җайсыз урын. Күз күреме бик начар иде. Шуңа без куркынычсызлык кагыйдәләренә туры китереп эшләдек. Суүткәргеч торбаны күтәртеп, озынайтып ясадык, дамбаны да күтәртеп өйдек.
– Биредә эш бик озак барды. Авыр объект булды, күрәсең…
– Авыр һәм күпкырлы. Сазлык якын булуы да мәшәкать өстәде. Аннан акчасы җитмәү сәбәпле, эшне бетерергәме, юкмы, дигән сорау туды. Бу мәсьәлә хәл ителде. “Татавтодор” җәмгыяте соңыннан түләү юлы белән үз исәбенә эшләргә булды. Бу объектка Илнур Хөсәенов җитәкләгән бригада зур хезмәт куйды.
– Узган елдагыча быел да урамнарга зур игътибар бирелде. Шәһәрнең күп кенә урамнары асфальтлы булды.
–Арчаның Зур, Интернационал, Банк, Комсомол, Вагыйзовлар урамнары асфальт юллары (гомуми мәйдан 39956 квадрат метр) норматив хәлгә китерелде. Районның башка торак пунктларында да юллар каралды. Арчаның Березинка, Луговая, Тополь, Горький, Божаның Полевая урамнарына, Казанбаш һәм Утар Атыда мәктәпкә илтүче юлга һәм борылып китү мәйданчыгына комлы вак балчык түшәлде. Моңарчы асфальт булган, әмма ватылып беткән кайбер урамнар юллары да төзекләндерелде. Шундыйлардан Күпер урамындагы балалар бакчасына илтүче юл, Таң урамыннан Вокзал урамына кадәр бару юлы, полигонга керү, Свердлов, Энергетиклар, ТАССРның 90 еллыгы (Северная), Болгар урамнары юллары каралды. Аларда булган асфальтны турап, яңасын җәйдек. Иске Иябаш авылына илтүче 2 километр 709 метр ара да быел асфальтланды. Биредә вак таш кына җәелгән иде. Хәзер ул нигездән үк эшләнде.
Наласа авылына керүче юлны төзекләндерү өчен 2015 елга 5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Быел аңа суүткәргеч торбалар эшләнә, юл кырыйларыннан су агу өчен улаклар куела. Аннан инде асфальт түшәлә. Монысы киләсе елга планга кертелә.
Иске Ашытка һәм мәчетенә илтүче юлларны (икесе бергә 1 километр 199 метр ара) нигезеннән үк ясау планлаштырыла. 12 октябрьгә беренче кат асфальт салынды инде.
– Муниципаль юл фонды акчасына быел нинди күләмдә эш башкарылды?
– Ягъни салымнардан кергән акчага. Аңа Арча шәһәрендә 58 данә ясалма тигезсезлекләр ясалды, Пушкин урамындагы күпфатирлы торак йортлар территорияләренә керүче юлларга асфальт салынды. Шулай ук Маяковский урамы, Яңа урамдагы балалар бакчасына илтүче юл асфальтланды. Бу урында юлларда көнне төнгә ялгап, алны–ялны белмичә эшләгәннәрне мактап телгә алып китү урынлы булыр, дип уйлыйм. Прораб Ришат Шакиров, мастер Илүс Ризванов җитәкчелегендәге бригада әгъзалары әнә шундыйлардан. Ә Айдар Минһаҗев җитәкчелегендәге бригадага юлларны карап тору йөкләнгән.
– Юлларны карап тору, дисез. Аңа нинди хезмәтләр керә?
– Чокырларны ямау, юл кырыйларындагы үләнне чабу, чүп җыйнау, юл билгеләре урнаштыру, буяу һәм башкалар. Алар җәен дә, кышын да юлда. Кышын алгы планга кардан чистарту күчә. Быел җәйге чорда 26514 квадрат метр мәйданда чокырлар ямалды, 27898 квадрат метр мәйданда (4 километр) асфальтның искергән катламы торгызылды. Чокырларны ямауда мастер Альберт Җәләев җитәкчелегендәге бригада бик тырышып эшли. Кышкы сезонга 8934 тонна ком–тоз катнашмасы, 410 тонна техник тоз әзерләп куелды. Һәр эшне даими контрольдә тоту өчен җитәкчеләр арасыннан җаваплы кешеләр билгеләнде. Баш инженер Рамил Галаутдинов юл төзелеше, җитәкче урынбасары Ринат Салихов юлны төзекләндерү, карап тору өчен җаваплы.
– Үзебездә асфальт заводы булу да бик уңай… Тик асфальт ясау өчен күпме материал читтән керә бит.
– Бездәге асфальт заводы 2015 елның 9 аенда гына да 63872 тонна асфальт эшләп чыгарды. Заводның төзек, ватылмый эшләве баш энергетик Динар Нуриәхмәтов, электромеханик Динар Шәкүровның тырышлыгыннан тора. Үзебезнең автотранспорт көче белән 476,1 мең тонна йөк ташылды, бу 11232,2 мең тонна–километр дигән сүз. Нигездә без материалларны Киров өлкәсеннән, Казаннан алып кайтабыз. Юл төзү һәм төзекләндерүдә куллану өчен 79,2 мең тонна елга комы, 6,45 мең тонна төрле компонентлар белән баетылган ком ташыдылар. Асфальт җитештерү һәм чыгару өчен тимер юл аша 208,6 мең тонна вак таш килде. Безнең филиал базасында 100гә якын техника бар, шуларның 60ы Арча районында. Аларның һәрвакыт төзек булып, өзеклекләргә юл куелмыйча, вакытында юлга чыгуларында механиклар Фәннур Гарифуллин, Марсель Галимов җитәкчелегендәге бригадаларның өлеше зур.
Вагоннар бушату да бик авыр хезмәт. Җәен тынчу, тузан булса, кышын катып китә. Аны ватарга кирәк. Әле бер генә вагон килми бит. Бу вакытта барлык эш асфальт заводы прорабы Марсель Сабиров һәм Евгений Качанов җитәкчелегендәге бригадаларга йөкләнә. Территорияне чистартып, тәртиптә тоту, чәчәкләр үстерү дә аларга йөкләнгән.
Хезмәткәрләр белән тыгыз элемтәдә торып, оешманың хәвеф–хәтәрсез, уңышлы эшен тәэмин итүче хезмәтне саклау буенча белгеч Фуат Нәгыймовны да уңай яктан әйтеп үтәргә телим.
Аннан без сыйфатка зур игътибар итәбез. Илнур Әхмәтов җитәкләгән лаборатория хезмәткәрләре барлык кайткан, заводта җитештерелеп чыккан, хәтта асфальт булып түшәлгән материалны түгәрәкләп кисеп алып, салкында чыдамлылыгына, ныклыгына, калынлыгына тикшерү үткәрәләр.
– Сездәге эш шартларының уңайлылыгы, һәркайда тәртип булуы күпләргә мәгълүм. Хезмәт хакына килгәндә дә, Арчада иң күп түләүче оешмаларның берсе саналасыз, дисәк тә була.
– Бездә бар нәрсә кешеләргә әйбәт булсын өчен эшләнә. Җылы гаражыбыз бар. Бу да зур роль уйный. Техника ватылып, тиз генә төзәтеп чыгарга кирәк булса, аерым цехлар эшли. Аларда чит ил җиһазлары куелган. Белгечләр тәҗрибәле. Махсус эш киемнәре бирелә. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән ашханәбез бар. Юлда эшләүчеләргә урынга барып көнгә бер тапкыр бушка ашату оештырылган. Соңга калынса, кичке ашны да илтәбез. Гөлсинә Касыймова җитәкчелегендәге ашханә коллективы хезмәтеннән һәркем канәгать.
Хезмәт хаклары да югары. Бәйрәмнәрдә, эш сезонында премияләр бирелә. Бу урында баш хисапчы Рәмзия Сабирҗанова җитәкчелегендәге хисапчылар, Нәзир Фәттахов җитәкләгән җитештерү-техник бүлеге хезмәткәрләренең эшен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан аларның барысын да, шулай ук барлык ветераннарыбызны бәйрәм белән котлыйм. Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телим.
Гөлсинә Зәкиева